Хатынын үтергән Иске Элмәле кешесен җиде елга төрмәгә утырттылар
Хатынын кыйнап үтерүдә гаепләнгән Юрий Наумов Чүпрәле район суды утырышында үзенең гаебен таныды. Шул ук вакытта артык исерек хәлдә булудан, хатыны Еленага кул күтәрүен хәтерләмәвен дә әйтте.
Күпчелек җинаятьләрнең нигезендә эчүчелек ята. Пәйгамбәребез үзенең бер хәдисендә: "Аракы - бөтен усаллыкларның анасыдыр", - дигән. Чыннан да, начарлык, явызлык, тавыш-гауга, җәнҗалларның күбесе...