Лашман авылында халык артисты Наил Шәйхетдиновның исемен мәңгелештерәләр
Лашман авылында Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Наил Шәйхетдинов туып үскән йортка мемориаль такта куелды.
Тантаналы чарада аның туганнары, авылдашлары һәм хезмәттәшләре - Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары да катнашты.
Наил Шәмсетдин улы 1941 елның 1 мартында ишле гаиләдә дүртенче бала булып дөньяга килә. Әтисе...