«Исем китми читтә үскән әфлисунга, бананга...»
Хәзер бездә кыл селкенергә дә ярамый - бәяләр күтәрелә башлый. Төркия белән Русия арасыннан кара мәче узуга, эшмәкәрләр, форсаттан файдаланып, бәяләрне бәйдән ычкындыра башладылар.
Базарда сатучылар әйтүенчә, помидор бәяләре моңарчы Яңа ел алдыннан гына 150 сумга күтәрелсә, хәзер бу гадәти бәя санала, аның килосын инде 200 сумнан да саталар икән....