Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

«Исем китми читтә үскән әфлисунга, бананга...»

Хәзер бездә кыл селкенергә дә ярамый - бәяләр күтәрелә башлый. Төркия белән Русия арасыннан кара мәче узуга, эшмәкәрләр, форсаттан файдаланып, бәяләрне бәйдән ычкындыра башладылар. Базарда сатучылар әйтүенчә, помидор бәяләре моңарчы Яңа ел алдыннан гына 150 сумга күтәрелсә, хәзер бу гадәти бәя санала, аның килосын инде 200 сумнан да саталар икән....

Хәзер бездә кыл селкенергә дә ярамый - бәяләр күтәрелә башлый. Төркия белән Русия арасыннан кара мәче узуга, эшмәкәрләр, форсаттан файдаланып, бәяләрне бәйдән ычкындыра башладылар.

Базарда сатучылар әйтүенчә, помидор бәяләре моңарчы Яңа ел алдыннан гына 150 сумга күтәрелсә, хәзер бу гадәти бәя санала, аның килосын инде 200 сумнан да саталар икән. Ә Русиягә кертелүче чит ил помидорлары һәм виноградларының 40 процентын нәкъ менә Төркиянекеләр тәшкил итә.
Узган атнада Төркиядән Русиягә кайсы товарларны кертү тыелуы турында карар кабул ителде. Киләсе ел гыйнварыннан бу илдән безгә кош ите, помидор, суган, төсле кәбестә, кыяр, әфлисун, мандарин, виноград, алма, груша, абрикос, персик, слива, каен җиләге, виктория һәм тоз кертелмәячәк. Ә лимон белән балыкны кертүне тыймаганнар. Шуңа да карамастан, лимонның килосы моңарчы 90 сум булса, хәзер 200 сум тора. Әлегә сатучылар Төркиядән килгән иске запасны саталар. Алар беткәч, помидор һәм мандариннар Азәрбайҗан, Үзбәкстан һәм Африка илләреннән килә башлар дип көтәләр, әмма аларның бәяләре инде күпкә кыйммәт булачак дип фаразлыйлар. Ләкин алма, хөрмә, груша, виноград, мандарин, әфлисун, помидор-кыярларга бәяләр инде арткан һәм, сатучылар әйтүенчә, халык элек аларны килолап алса, хәзер данәләп кенә ала башлаган. Сатучылар алга таба нәрсә нинди бәя белән кайтыр, гомумән, кайтырмы, кыйммәт товарны алучы булырмы дип, пошаманга төшкәннәр.
Ни гаҗәп, бер товарга бәя артса, янәшә торучысы да аннан калышмый. Яшелчә, җиләк-җимешләрдән күрмәкчеме, сыек май 90 сум иде, яхшы саналганы хәзер 120 сум, йомырканың дистәсен 50гә алып була иде, хәзер 60-70 сумга күтәрелгән.
Сүз уңаеннан. Россельхознадзор белгечләре Төркиядән китерелүче 49,6 тонна мандаринны кире борганнар. Аларда җимеш чебене личинкалары табылган, имеш. Аннан алда шундый ук сәбәп белән 8 тонна төрек гранаты яраксыз дип табылган һәм Новороссийск портыннан кире озатылган иде.
Чыганак: http://www.tatyash.ru/index.php?issue=12217&file=13.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: банан Төркия мандарины