Иске Үтәмешнең куяннары да кыю
Иске Үтәмештән Фәләхетдиновлар йорт куянының холкын-фигылен, аны ничек асрыйсын, нинди ризык яратуын - барысын да белә бугай. Озынколаклыларны гаилә шәһәрдән туган авылларына күчеп кайтканнан бирле асрый.
-Авылга күченгәч, улыбыз бер ата, ике ана куян алып кайтып бирде. Шуннан бирле аларның санын 15-16 баштан киметкән юк,- ди гаилә башлыгы Рәис абый....