Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Иске Үтәмешнең куяннары да кыю

Иске Үтәмештән Фәләхетдиновлар йорт куянының холкын-фигылен, аны ничек асрыйсын, нинди ризык яратуын - барысын да белә бугай. Озынколаклыларны гаилә шәһәрдән туган авылларына күчеп кайтканнан бирле асрый. -Авылга күченгәч, улыбыз бер ата, ике ана куян алып кайтып бирде. Шуннан бирле аларның санын 15-16 баштан киметкән юк,- ди гаилә башлыгы Рәис абый....

Иске Үтәмештән Фәләхетдиновлар йорт куянының холкын-фигылен, аны ничек асрыйсын, нинди ризык яратуын - барысын да белә бугай. Озынколаклыларны гаилә шәһәрдән туган авылларына күчеп кайтканнан бирле асрый.


-Авылга күченгәч, улыбыз бер ата, ике ана куян алып кайтып бирде. Шуннан бирле аларның санын 15-16 баштан киметкән юк,- ди гаилә башлыгы Рәис абый.

Йорт куяннары кишер, кәбестә ашый. Алларына салынган арпа, солыны да бик тиз "урнаштыралар" икән.

-Әремне үлеп яраталар инде, аның язын чыккан йомшагын аеруча. Киптергән печән дә куян өчен яхшы азык. Яңа чапкан үләнне бер-ике көн пәжетеп бирергә кирәк: свежие эчләренә ярамый,- дип сүзгә кушылды хуҗабикә Мәрьям апа.

Куян 10-12шәр бала китерә. Рәис абыйлар читлекләрдә токымлы бер ата, дүрт-биш ана куян тота. Кышын аларны "ял иттерәләр", чөнки салкында балалары үлә икән. Куян куркак дисәләр дә, аларны асраучылар әйтүенчә, араларында төрлесе бар. Азык салганда комачауламасыннар дип кайбер "нахалларын" төртеп-төртеп тә җибәрергә туры килә. Хайваннар тырнап алырга да күп сорамый. Ә менә куянның ите бик йомшак, җиңел ризык диләр, бавырлары авырткан кешеләргә килешә, икән. Фәләхетдиновлар исә аны бәлешкә куша, шашлык ясап та сыйлана.

Куян итеннән пешерелгән ризык рецептының берсен Мәрьям апа безгә дә сөйләде. Аның өчен, куян түшкәсен кисәкләргә бүләсең. Бер кисәккә бер баш суган исәбеннән суган турыйсың. Итне тозлыйсың, борычлыйсың. Башка тәмләткечләр дә кушылган кисәкләрне аерым-аерым, бәрәңге белән, фольгага төрәсең. Аннан аларны 180-200 градуслы итеп җылытылган духовкада сәгать ярымнар чамасы пешерәсең.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: куян асрау