Игенче булып туарга кирәк
Миңа күптән түгел 60 яшь тулды. Тормыш юлын ничек үттем, нинди игелекле гамәлләрем бар? Минем яшькә җиткән күпләр бу сорауларга җавап эзлиләр булыр.
Мин ныклы крестьян тамырлары булган шахтерлар гаиләсендә дөньяга килгәнмен. Мәктәпне тәмамлагач Чистай авыл хуҗалыгын механикалаштыру техникумына укырга кердем. 18 яшемдә туган авылымда урып-җыюда катнашып, 19 комбайнчы арасында...