Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Игенче булып туарга кирәк

Миңа күптән түгел 60 яшь тулды. Тормыш юлын ничек үттем, нинди игелекле гамәлләрем бар? Минем яшькә җиткән күпләр бу сорауларга җавап эзлиләр булыр. Мин ныклы крестьян тамырлары булган шахтерлар гаиләсендә дөньяга килгәнмен. Мәктәпне тәмамлагач Чистай авыл хуҗалыгын механикалаштыру техникумына укырга кердем. 18 яшемдә туган авылымда урып-җыюда катнашып, 19 комбайнчы арасында...

Миңа күптән түгел 60 яшь тулды. Тормыш юлын ничек үттем, нинди игелекле гамәлләрем бар? Минем яшькә җиткән күпләр бу сорауларга җавап эзлиләр булыр.


Мин ныклы крестьян тамырлары булган шахтерлар гаиләсендә дөньяга килгәнмен. Мәктәпне тәмамлагач Чистай авыл хуҗалыгын механикалаштыру техникумына укырга кердем. 18 яшемдә туган авылымда урып-җыюда катнашып, 19 комбайнчы арасында өченче урынга чыктым.

Армиядә хезмәт иткәндә полк командиры әти-әниемә ике Рәхмәт хаты җибәрде, ә үземә кыска вакытлы ял бирделәр.

Казан авыл хуҗалыгы институтының механикалаштыру факультетында укыган чакта, 24 яшемдә студент-механизаторлар отряды составында урып-җыюда югары күрсәткечләргә ирешкән өчен үз исемемне комсомол тарихына алтын хәрефләр белән яздым.

39 яшемдә Лаеш районының "Победа" колхозында республика семинарында катнаштым. Шунда сабанчылар конкурсы оештырылды. Сөрү агрегатын әзерләү өчен авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең баш инженерлары һәм баш агрономнары җаваплы иде. Безнең агрегатны ул чактагы авыл хуҗалыгы министрының механикалаштыру буенча урынбасары Наил Зарипов "яхшы" билгесенә кабул итте.

Башкарылган эшне карап йөргәндә президент Минтимер Шәймиев җитәкчелегендәге комиссия безнең участок янында тукталды. Минтимер Шәрип улы "Кайсы район участогы?"-дип сорады. "Чирмешәннеке", дигән җавап ишеткәч: "Игенчеләр кулы сизелә"-диде. Конкурс йомгаклары буенча безнең күрсәткеч 43 район арасында җиденче иде. Әйтергә кирәк, Чирмешән районы игенчеләре соңгы 23 елда Татарстан Республикасының региональ фондына икмәк тапшыру буенча планны ел саен үтәп килделәр, бары 2013 ел гына уңышсыз булды.

47 яшемдә "Татарстан Республикасының атказанган механизаторы" дигән мактаулы исемгә ия булдым.

48 яшьтә Чирмешән районында бөртекле культуралар игүнең ресурслар саклаулы технологиясен кертү һәм аны республикада пропагандалау өчен ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының исемле сәгате белән бүләкләндем.

56 яшемдә Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә "Казанның 1000 еллыгы" истәлек медаленә лаек булдым.

Язмышымның бай табигатьле, уңдырышлы җирләре, ә иң мөһиме - хезмәт сөючән кешеләре булган Чирмешән районы белән бәйләнүенә бик канәгатьмен. 37 еллык хезмәт биографиямнең 34 елы Чирмешәндә үтте. Күп санлы Рәхмәт хатларым, бүләкләрем гади һәм тырыш игенчеләр, белгечләр, җитәкчеләр белән уртак хезмәт нәтиҗәсендә яуланган. Барыгызга да зур рәхмәт!

Фәрит Хисамов.

Чирмешән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хисамов