Чирмешән районында 605 мең сум бурычны өч көндә түләткәннәр
"Лениногорск АГРОфирма"сында хезмәт кануннарының үтәлешен тикшергән вакытта район прокуратурасы закон бозуларга тап булган.
Әлеге җәмгыятьнең "Чирмешән" бүлекчәсенә быелның июнь-июль айлары өчен эш хакы буенча үз хезмәткәрләренә 605090 сум бурычы барлыгы ачыклана.
-Шуның белән бәйле рәвештә "Лениногорск АГРОфирма"сы генераль директоры прокуратурага чакырылды һәм бу хәл башка күзәтү органнары хезмәткәрләре белән берлектә...