Бердәмлектә – көч
Ашлык кабул итү предприятиесенә көн саен ашлык төялгән 50-65 машина килә, бу исә амбарларга тәүлек саен 500-600 тонна бөртек өстәлә дигән сүз.
Бүген предприятие складларында 5740 тонна бөртек урнаштырылган.
- Лаборантлар да, эшчеләр дә тәүлек әйләнәсе - ике сменада эшлиләр. Ике киптерү агрегаты өзлексез хәрәкәттә,- ди предприятиенең участок начальнигы Валентин...