Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Бердәмлектә – көч

Ашлык кабул итү предприятиесенә көн саен ашлык төялгән 50-65 машина килә, бу исә амбарларга тәүлек саен 500-600 тонна бөртек өстәлә дигән сүз. Бүген предприятие складларында 5740 тонна бөртек урнаштырылган. - Лаборантлар да, эшчеләр дә тәүлек әйләнәсе - ике сменада эшлиләр. Ике киптерү агрегаты өзлексез хәрәкәттә,- ди предприятиенең участок начальнигы Валентин...

Ашлык кабул итү предприятиесенә көн саен ашлык төялгән 50-65 машина килә, бу исә амбарларга тәүлек саен 500-600 тонна бөртек өстәлә дигән сүз.

Бүген предприятие складларында 5740 тонна бөртек урнаштырылган.

- Лаборантлар да, эшчеләр дә тәүлек әйләнәсе - ике сменада эшлиләр. Ике киптерү агрегаты өзлексез хәрәкәттә,- ди предприятиенең участок начальнигы Валентин Плотников.

Киптерү агрегаты мастерлары Евгений Яковлев, Фәрит Гыйльманов, Анатолий Миронов, Марат Галиевлар, эшчеләр Нина Долгова, Софья Моисеева, Илшат Галимов, Татьяна Сәлимгәрәева, Венера Вәлиевалар ашлыкны вакытында киптереп урнаштыру өчен бөтен тырышлыкларын куялар. Слесарьлар Илфак Мортазин, Андрей Селиванов, Валерий Ермишов агрегатларның өзлексез эшләвен тәэмин итәләр. Предприятие җитәкчелеге лаборатория мөдире Гөлнара Рәхимова һәм өлкән лаборант Мәдинә Кәримоваларга да мактау сүзләре генә җиткерә.

Куәтле КамАЗ машиналары белән Илдар Газизов, Владимир Стекольщиковлар бөртекне хуҗалыклардан ташып торса, Петр Гаврилов һәм Сәгыйт Мусиннар киптерелгән ашлыкны складларга урнаштыралар. Предприятие территориясендә тракторларга һәм төягечләргә дә эш җитәрлек. Виктор Гаврилов, Илдус Газизов, Искәндәр Фәсхетдиновлар эшне белеп, җиренә җиткереп башкаралар.

Әйе, урак вакыты - кызу чор, эш һәркемгә җитә. Билгеле булганча, бердәмлектә - көч!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Ашлык кабул итү предприятиесе

2
X