Сагынам ул чакларны
Шулай истә калган, 7нче ноябрь көнне, иртән гаилә белән җыелышып, телевизордан парад карый идек. Башта ил җитәкчеләрен тыңлыйбыз, ир-атлар бигрәк тә Кызыл мәйданнан хәрбиләр, хәрби техника узганын көтеп ала.
Каядыр, 12ләр тирәсендә, ашка барабыз. Лашман зур булганлыктан, мәҗлесләр 6-7 урында оештырыла иде.
Табынны аш-суга оста булган хуҗабикәләр йортында әзерлиләр. Азык-төлекне,...