Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Сагынам ул чакларны

Шулай истә калган, 7нче ноябрь көнне, иртән гаилә белән җыелышып, телевизордан парад карый идек. Башта ил җитәкчеләрен тыңлыйбыз, ир-атлар бигрәк тә Кызыл мәйданнан хәрбиләр, хәрби техника узганын көтеп ала. Каядыр, 12ләр тирәсендә, ашка барабыз. Лашман зур булганлыктан, мәҗлесләр 6-7 урында оештырыла иде. Табынны аш-суга оста булган хуҗабикәләр йортында әзерлиләр. Азык-төлекне,...

Шулай истә калган, 7нче ноябрь көнне, иртән гаилә белән җыелышып, телевизордан парад карый идек. Башта ил җитәкчеләрен тыңлыйбыз, ир-атлар бигрәк тә Кызыл мәйданнан хәрбиләр, хәрби техника узганын көтеп ала.

Каядыр, 12ләр тирәсендә, ашка барабыз. Лашман зур булганлыктан, мәҗлесләр 6-7 урында оештырыла иде.

Табынны аш-суга оста булган хуҗабикәләр йортында әзерлиләр. Азык-төлекне, кирәк-яракны колхоз идарәсе бирә. Өстәлдә хәзерге кебек чит ризыклар, салат-малатлар азрак, нигездә, итле аш, бәлеш, җәймә, коймак була.

Аларны бик тәмле итеп пешерүче осталар бар иде.

Мин күбрәк мәктәп буфетында эшләдем. Бәйрәмгә чөгендерче буларак чакырдылар. Балалар белән 2шәр, 3әр гектар чөгендер алып сирәкләгән еллар бар иде. Ирем "Сельхозтехника"да эшләгәндә, 7нче ноябрь бәйрәменә аларны да колхозыбыз мәҗлесенә чакырып сыйлаганнары истә.

Ул чорда халык бик нык, ярыша-ярыша эшләде. Шул ук вакытта хезмәт кешесенең күңелен дә күрергә тырышалар иде. Бик сагынам ул чакларны. Тормыш шартлары авыррак булса да, барыбер сагынам.

Наҗия Закирова.
Лашман авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined 7нче ноябрь көнне