Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кул көчләрен дә сынадылар

Чирмешән кадет мәктәбе укучылары инвалид-ветеран спортчылар арасында кул көрәше буенча Европа чемпионы, якташыбыз Фәнис Нуретдинов белән кул көрәштерделәр. 2013 елда Казанда узачак Универсиадага да багышлап үткәрелгән очрашуда кадет мәктәбендә укучылар чемпион белән әңгәмә генә корып калмадылар, ә үзләренең көчләрен дә сынап карадылар. 53 медаль иясе Фәнис Бари улы очрашуга үзенең...

Чирмешән кадет мәктәбе укучылары инвалид-ветеран спортчылар арасында кул көрәше буенча Европа чемпионы, якташыбыз Фәнис Нуретдинов белән кул көрәштерделәр.


2013 елда Казанда узачак Универсиадага да багышлап үткәрелгән очрашуда кадет мәктәбендә укучылар чемпион белән әңгәмә генә корып калмадылар, ә үзләренең көчләрен дә сынап карадылар.

53 медаль иясе Фәнис Бари улы очрашуга үзенең бүләкләрен дә алып кайткан. Балалар аларны да бик игътибар белән карадылар.

Очрашуда язучы, шагыйрь, 15 китап авторы Галиәхмәт Шаһи, тәрҗемәче, тарихчы, 40лап китап авторы Мансур Cафин да катнаштылар.

Яр Чаллыда яшәп иҗат итүче иҗат әһелләре - кунаклар Иске Кади урта мәктәбендә дә укучылар белән очрашканнар, әңгәмә корганнар, авылдашлары Фәнис Нуретдиновның төрле уеннар вакытында төшерелгән видеоязмаларын да караганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән кадет мәктәбе укучылары