Ильяс Галимов истәлегенә Чирмешәндә узган көрәш турнирыннан велосипедлар да алып киттеләр
Чирмешәндә милли көрәш буенча дөнья чемпионы, сигез тапкыр Россия чемпионы, мәрхүм якташыбыз Ильяс Галимов истәлегенә республикакүләм көрәш турниры оештырылды.
Чирмешән районы башлыгы кубогына район үзәгенең универсаль спорт залында үткән бәйгедә 2010-2014 елгы яшүсмерләр бил алышты.
Турнир Ильяс Галимов рухына Коръән аятьләре укып, теләкләр теләп, дога кылудан башланды. Спорт залында җыелган кунакларга район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов ярышта уңышлар теләде һәм оештыручыларга район башлыгы Рамил Айбатов исеменнән рәхмәтләрен җиткерде.
Ярышның иганәчеләре – Ильяс Галимовның авылдашлары – туймәтлеләр.
- Ильяс Самат улы истәлегенә мондый турнирны икенче тапкыр оештыруыбыз. Бертуган туймәтлеләр: Илнар һәм Марат Кәримовлар, Әлмәттән Динар Ямалов, Айвар Билалов белән бергә җыелып үткәрәбез. Безнең идеяне район җитәкчесе Рамил Айбатов та хуплады, ярдәм итте, рәхмәт аңа. Якташыбыз Ильяс Галимовның истәлеге саклансын, аның казанышлары яшь буынны зур җиңүләргә этәрсен, - диде Әлмәттән кайткан якташыбыз, турнирның иганәчесе Рамил Вагыйзов.
Бәйгедә Әлмәт, Азнакай, Минзәлә, Нурлат, Яр Чаллы, Кукмара, Арча, Алабуга, Мөслим, Аксубай, Питрәч, Чирмешән, Казан шәһәрләре һәм районнарыннан 150дән күбрәк яшь көрәшче катнашты.
Бәйгенең төп бүләгенә - район башлыгы Кубогына Әлмәт көрәшчеләре ия булды, Алабуга спортчылары - икенче, Азнакай командасы өченче урында.
Иганәчеләр җиңүче командаларны кубоклар һәм акчалата бүләкләр белән сөендерделәр. Яшь көрәшчеләрнең тугызысы “Җиңүгә омтылыш өчен” акчалата бүләккә ия булдылар. Алар арасында Чирмешән көрәшчеләре Камил Хөснетдинов, Эльвир Гыйләҗев, Данияр Мотыйгуллин һәм Алмаз Хөсәенов та бар. Әлмәт командасыннан Хәким Исмәгыйлев һәм Азнакайдан Әмирхан Сагутдинов ярыштан велосипедлар да алып киттеләр. Әлеге бүләкләрне отучыларны жюри беренче урын яулаучылар арасында җирәбә салып билгеләде.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Илсөяр Гайнетдинова фотолары һәм видеосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев