12 апрель 2025 яңалыклары
-
Кармыш авылыннан Зөфәровлар гаиләсендә каенана белән килен әни белән кыз кебек яши
Кармыш авылында гомер итүче Гаҗилә һәм Миншәһит Зөфәровлар алтын туйларына әзерләнә. Аларның зур гаиләсендә өч буын вәкиленең дус, тату булып яшәве күпләргә үрнәк.
-
Ромашка чәе помидор, борыч үсентеләрен «терелтә»
Тәрәзә төпләрен помидор, борыч, баклажан ише үсентеләр «яулап алды». Теплицага күчергәнче, матур гына үсеп утырсыннар өчен, аларны дөрес итеп тәрбияләргә кирәк. Юкса төрле авырулар сагалап кына тора. Быел помидор нишләптер әйбәт үсми, яфраклары саргаеп коела, диючеләр күп. «Химия» кулланмыйча гына үсентеләрне ничек сихәтләндерергә? Күпләрне кызыксындырган шушы сорауга җавапны һәвәскәр бакчачы Әлфинур Нәҗметдиновадан белештек.
-
Ильяс Галимов истәлегенә Чирмешәндә узган көрәш турнирыннан велосипедлар да алып киттеләр
Чирмешәндә милли көрәш буенча дөнья чемпионы, сигез тапкыр Россия чемпионы, мәрхүм якташыбыз Ильяс Галимов истәлегенә республикакүләм көрәш турниры оештырылды.
-
Татарстанда илкүләм проект буенча ел азагына кадәр 34 ФАП төзеләчәк
Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты буенча 2025 елда 19 муниципаль берәмлектә барлыгы 34 фельдшер-акушерлык пункты сафка бастырылачак. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Чирмешән районында туйлар җәй айларында күбәер
Район ЗАГС бүлеге март аенда дүрт парның никахын теркәгән. Ел башыннан районда сигез яшь гаилә барлыкка килгән.