Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешән районында хатын-кызлар арасында волейбол буенча чемпионатта Ивашкино командасы беренче булды

Хатын-кызлар арасында узган волейбол буенча район чемпионатында төп приз – 25 мең сум һәм кубок Ивашкино авыл җирлегенә китте.

Район чемпионатында катнашкан 14 команда арасында барган уеннардан соң иң оста волейболчылар ачыкланды. Финалга узган командалардан ивашкинолыларга тиңнәр булмады, алар – беренче. Чирмешән авыл җирлегенең “Кызлар” командасы, алардан беразга гына калышып, икенче булдылар, аларга 20 мең сум күләмендә акчалата премия тапшырылды. Өченче урынга чыккан “Элмәле” командасына – 15 мең, дүртенче урын ияләре - шешминкалыларга 10 мең сумлык акчалата бүләк бирелде.

Илназ Мөхетдинов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X