Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Үтәмештә туйлар тансык

Иске Үтәмеш авыл җирлеге составындагы Иске Сережкино авылында узган ел заманча күпфункцияле үзәк ачылды. Иске Үтәмештә мәктәпне ремонтладылар. Урманасты Үтәмешнең бер урамына юл ясалды. Югары Чегодайдагы ФАП бинасына да төзүчеләр кулы тиде. Әлеге үзгәрешләр аеруча шушы авыл кешеләре өчен истә калырлык вакыйга. Тик, кызганыч, соңгы елларда монда халык санының кимүе...

Иске Үтәмеш авыл җирлеге составындагы Иске Сережкино авылында узган ел заманча күпфункцияле үзәк ачылды. Иске Үтәмештә мәктәпне ремонтладылар. Урманасты Үтәмешнең бер урамына юл ясалды. Югары Чегодайдагы ФАП бинасына да төзүчеләр кулы тиде.

Әлеге үзгәрешләр аеруча шушы авыл кешеләре өчен истә калырлык вакыйга. Тик, кызганыч, соңгы елларда монда халык санының кимүе күзәтелә, туучылар аз, урамнарда туй машиналарын күрү дә тансык күренеш. Болар һәм башкалар хакында Иске Үтәмеш авыл җирлеге башлыгы Рәфис Мингулов белән әңгәмә кордык.
-Рәфис Садырович, авылларыбыз картая, дибез. Сездә бу яктан саннар ни сөйли?
-Моннан 20 ел элек, 1994 елда, Иске Үтәмеш авыл җирлеге составындагы өч авылда: Иске Үтәмештә (488), Урманасты Үтәмештә (306), Иске Сережкинода (149) - барлыгы 943 кеше яшәгән. Ә 10 елдан бу сан 824кә төште. Хәзер бу өч авылда 756 кеше яши. Югары Чегодай да кушылгач, бүген безнең җирлектә барлыгы 382 хуҗалык булып, дүрт авылда 989 кеше гомер итә. 2014 елда Иске Үтәмештә - ике, Югары Чегодайда бер генә бала туды (дүрт авылга нибары өч бала). Ә менә утыз бер кешебез узган елда гүр иясе булды. Авылның киләчәге яшьләр кулында дибез, тик былтыр бездә бер генә пар да гаилә кормады. Дөрес, шәһәрләрдән кайтучылар бар-барын. Әйтик, Рөстәм Вафин, Рәмис Нигъмәтуллиннар Иске Үтәмешкә гаиләләре белән Әлмәттән кире күчеп кайтып, авылда механизаторлар булып эшлиләр. Егетләр хәзер өй өлгертү мәшәкатьләре белән дә яши. Аз булса да, шөкер, авылларыбызда яңа йорт салучылар, янкормалар төзүчеләр бар.
-Йорт салу, гаилә алып бару өчен яхшы эшең булу кирәк. Сездә авыл кешесе ни белән мәшгуль? Акчаны ничек таба?
-Җирлектә яшәүче хезмәткә яраклы халыкның 25 проценты социаль сферада хезмәт күрсәтә. Эшче халыкның яртысыннан артыгы авыл хуҗалыгы өлкәсендә - "Үтәмеш" җәмгыятендә, калганнары башка тармакларда эшли. 2013 елда халык 87 мең 331 килограмм сөт саткан булса, 2014 елның 11 аенда бу күрсәткеч 127 мең 321 килограммга җитте. Сыер асраучы бу гаиләләр былтыр шушы рәвешле 1 миллион 655 мең сум керем алды. Җирлек буенча, шәхси хуҗалыклар 800 центнер ит саткан, аннан аларга 18 миллион 400 мең сум өстәмә табыш кергән.
Республика, район җитәкчеләренең терлек асраучы шәхси хуҗалыкларга булышып торуы, бигрәк тә сыер башына бирелгән 2000 сум күләмендәге субсидия акчалары халыкка яхшы стимул. Биш яки аннан да күбрәк савым сыеры асраучыларга, рәхмәт, районыбызда бушлай сыер саву аппаратлары тапшырылды. Бездә аны Иске Үтәмештән Таһир Изатуллин гаиләсе алды. Тырыш гаиләләр мал симертеп, ит сатып та акча эшли. Равил Назыйровлар, Сәгыйть Хөснетдиновлар, әйтик, унар баш эре мал тота. Үзбәкстан ягыннан күчеп кайткан Марат Галимовлар, Рәшит Омаровлар исә, теплицалар корып, кыяр, помидор, суган үстереп сата. Үзебезнекеләрне шундый "бизнес"ка кыстап-кыстап карадык, тик теләүче булмады, күрәмсең, безнең як халкында моңа хирыслык юк. Югыйсә, эшсезлектән аптырап йөрүчеләр байтак та бит.
Соңгы елларда шәхси хуҗалыкларга йорт төзү, мал-туарларын үстерү өчен дәүләт ярдәме - авыл хуҗалыгы кредитлары бирелә. Авылдашларыбыз субсидияләнүче әлеге кредитларны терлек, авыл хуҗалыгы техникасы алу, терлек биналарын төзү максатында тота. Шушы кредитларны алышырга, язуларын тутыруда авыл җирлеге Советы дә ярдәм итә. Иске Үтәмеш авыл җирлеге авылларында яшәүчеләр узган елда 2 миллион 970 сум ташламалы кредитлар алып, аларны үзләренең йорт тирәләрен төзекләндерү, авыл хуҗалыгы техникасы, терлекләр алу өчен кулландылар.
-Рәфис Садырович, җыеннарда халык ниләр сорый? Авыл җитәкчеләренә - сезгә нинди таләпләр куя?
-Җирлектә яшәүчеләр тарафыннан җирле үзидарәне гамәлгә ашыруда катнашуы референдум, муниципаль сайлаулар, гражданнар җыены, гражданнарның үзидарәгә мөрәҗагате рәвешендә тормышка ашырыла.
Авыл җирлеге җитәкчелеге эшчәнлегенең төп максаты - халыкның тормыш муллыгын үстерү, социаль-көнкүреш шартларын яхшырту, аларның ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен тиешле шартлар тудыру. Мисал өчен, әле узган елда гына Иске Сережкино авылында күпфункцияле яңа үзәк төзелде. Бу барлык уңайлыклары да булган һәм эшләр өчен кирәкле җиһазлар тупланган бинада мәдәният йорты, китапханә, фельдшер - акушерлык пункты урнашты, авыл халкының күптәнге хыял тормышка ашты.
1980 елда ачылган Иске Үтәмеш гомуми урта белем бирү мәктәбенә дә капиталь ремонт ясалып, уку-укыту өчен шартлар яхшырды. Бина эчендәге барлык җиһазлар өр - яңадан кайтты. Аның тирәсен әйләндереп алган коймалар һәм керү капкалары да яңа хәзер. Шул ук мәктәп бинасы эчендә балалар бакчасы да төзекләндерелде. Фельдшер-акушерлык пунктына да мәктәптә урын табылды һәм ул бүгенге көн таләпләренә туры килерлек итеп ремонтланды, анда да яңа җиһазлардан файдаланалар. Урманасты Үтәмеш авылының бер урамына 1 километр арада вак таш түшәлгән юл салынды.
Югары Чегодай фельдшер-акушерлык пунктына да ремонт ясый алдык. Бу да республика программасы нигезендә эшләнде. Шул ук авылның үзәк юл буендагы баганаларда былтыр куелган яктырту фонарьлары яна. Саный китсәң, Иске Үтәмеш авыл җирлегендә генә дә бик күп чыгымнар сорый торган байтак эшләр башкарылган. Әлбәттә, республика программалары булмаса, финанс бүленмәсә, бу мәсьәләләрне без үзебез генә хәл итә алмас идек.
-Үзегез дә тырышкансыз инде. Әнә Иске Үтәмештәге мәчетне нишләтеп куйдыгыз.
-Әйе, 2014 елда авыл җирлеге депутатлары белән киңәшеп, авыл халкы һәм читтә яшәүче авылдашлар ярдәме белән дә күп кенә эшләр эшләнде. Язга чыгу белән өмәләр оештырып, объект тирәләрен, урамнарны, юл буйларын чистартып куйдык һәм бу эшне ел әйләнәсенә башкардык. Бер гасырдан артык тарихы булган Иске Үтәмеш мәчетенең түбәсенә халыктан җыелган иганә акчасына капиталь ремонт үткәрдек. Мәчет манарасына Чиләбе өлкәсендә үк ясалган яңа ай да куелды. Авылыбызга иман нуры сибеп торучы бинабыз бик ямьле хәзер. Авылыбыз уртасындагы Мәликә чишмәсен төзекләндерүдә исә читтә яшәүче авылдашыбыз Ринат Харисов бик булышты.
Бөек Җиңүнең 70 еллына әзерләнеп, Дәүләт Советы депутаты Нурлат нефть идарәсе җитәкчесе Салихов Илгиз Мисбахович ярдәме белән Иске Үтәмеш авылында Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлар истәлегенә һәйкәлне дә яңарттык.
Үзкеремебез күләмен арттыру юнәлешендә даими эш алып барабыз. Вакытында хуҗасыз обьектларны барлау, милек хуҗаларын ачыклау, дәүләт теркәве эшләре башкарыла.
- Бүген сезнең авыл җирлегендә иң зур проблемалар нинди?
-Кыш кердеме, авыл урамнарын кардан чистарту кыен эш, моңа техникабыз юк. Финанс ягы да чамалы. Шунлыктан бар урамнарны да вакытында чистартып өлгерә алмыйбыз. Ярый әле, бу яктан "Үтәмеш" җәмгыяте булышып тора. Әмма аларның үзләренең хәле дә җиңел түгел.
Аннан яшьләребезне түләүле эш белән тәэмин итү проблемасы бар. Бу хәл ителсә, яшьләр авылга тартылыр иде. Гаилә алып бару, балалар укыту өчен, кабатлап әйтәм инде, акчалы эш кирәк. Бу очракта, сөйләшүебезнең башында кузгатылган тема да чишелер иде - бала туулар, туйлар да артыр. Яңа төзелгән, ремонтланган клуб, мәктәпләребез дә киләчәктә бушамас иде.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Утямыш Чегодай ФАП Мингулов