Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Котышның үз проблемалары

Безнең Иске Котыш авыл җирлеге территориясендә өч: Иске Котыш, Яңа Котыш һәм Красная Поляна авыллары урнашкан. Аларда барлыгы 231 йортта 583 кеше гомер кичерә, шуларның яртысыннан артыгы - 50 яшьтән өлкәнрәкләр. 2011нче ел дәвамында бездәге авылларда нибары ике бала туды, 14 кеше вафат булды. Бер ел эчендә халык саны 15...

Безнең Иске Котыш авыл җирлеге территориясендә өч: Иске Котыш, Яңа Котыш һәм Красная Поляна авыллары урнашкан. Аларда барлыгы 231 йортта 583 кеше гомер кичерә, шуларның яртысыннан артыгы - 50 яшьтән өлкәнрәкләр.


2011нче ел дәвамында бездәге авылларда нибары ике бала туды, 14 кеше вафат булды. Бер ел эчендә халык саны 15 кешегә кимеде. Бүген Иске Котыштагы "Колосок" балалар бакчасында 11 бала тәрбияләнә, мәктәптә 64 укучы белем ала. Әмма балалар саны елдан - ел кими бара. Димәк, киләчәктә балалар бакчасы ябылырга, ә урта мәктәп төп мәктәп кенә булып калырга мөмкин.

Башка авыллардагы кебек үк, бездә дә төп проблема -халыкны эш белән тәэмин итү. Күп кеше авылда эш юк, дип зарлана. Минемчә, бу дөрес түгел. Теләге булган кеше авылда да шөгыль таба. Әйтик, Сергей Митякинның крестьян - фермер хуҗалыгын гына алыйк.

Аларның 70 баш мөгезле эре терлеге, шул исәптән 12 баш савым сыеры бар. Көн саен уртача 100 килограмм сөт саталар.

Соңгы елларда гына да 34 кеше дәүләт тарафыннан бирелүче 58 мең сумлык субсидияне алып, аларны шәхси ярдәмче хуҗалык үсешенә юнәлдерде.

Иске Котыш авылында аптека, китапханә, авыл мәдәният йорты, почта бүлекчәсе, райпо кибете, ике шәхси сәүдә ноктасы һәм участок больницасы бар. 2010нчы елны мәдәният йорты бинасына капиталь ремонт үткәрелде. Былтыр барлык учреждениеләрдә дә косметик ремонт булды, балалар бакчасында тәрәзәләр алмаштырылды.

Авыл халкын участок больницасының "язмышы" нык борчый. 2010нчы елны аны, бинасы авария хәлендә булу сәбәпле, ябарга туры килде. Бүген әлеге мәсьәлә буенча эш алып барабыз һәм ул уңай хәл ителергә дә тиеш. Киләчәктә больницаны күмәк хуҗалыкның элеккеге административ бинасына урнаштырырга планлаштырабыз.

Соңгы вакытта районда юллар төзелешенә зур игътибар бирелде. Иске Котышта да бер километрдан артык арада юл төзекләндерелде. Хәзер инде авыллар эчендәге яхшы юллар турында да хыялланабыз. Чөнки яз - көз юлсызлыктан интегәбез. Красная Поляна авылында халыкны чиста су белән тәэмин итү проблемасы да бар.

Соңгы елларда авылларның санитар хәле дә яхшы якка үзгәрде дип була. Ел дәвамында өмәләр еш үткәрелә, зиратларда да чисталык урнаштырырга тырышабыз. Шунысы гына борчу уята, бу эшләрдә нигездә гел бер үк кешеләр катнаша, ә калганнар читтән карап, күзәтеп кенә торалар. Чисталык - үзебез өчен. Тиздән кабат өмәләр оештыра башлаячакбыз, монда күбрәк кеше катнашуын теләр идем.

Александр Митякин,
Иске Котыш авыл җирлеге башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл җирлегендә

2
X