Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Кечкенә авылларга зур игътибар кирәк

    Ел саен Россиядә, шул исәптән Татарстанда да, дистәләгән кечкенә авыл юкка чыга. Соңгы вакытта хөкүмәт аларны саклап калу өчен төрле чаралар күрә, программалар кабул итә. Кечкенә торак пунктларны яшәтү - зур проблема. Ульяновка авыл җирлеге территориясендә урнашкан биш авылның дүртесендә: Нагорный, Саминовка, Сосновка һәм Девичья Полянада халык саны 200 кешегә...

    Ел саен Россиядә, шул исәптән Татарстанда да, дистәләгән кечкенә авыл юкка чыга. Соңгы вакытта хөкүмәт аларны саклап калу өчен төрле чаралар күрә, программалар кабул итә. Кечкенә торак пунктларны яшәтү - зур проблема.


    Ульяновка авыл җирлеге территориясендә урнашкан биш авылның дүртесендә: Нагорный, Саминовка, Сосновка һәм Девичья Полянада халык саны 200 кешегә дә җитми. Бүген бу авылларның, поселокларның язмышы турында без Ульяновка авыл җирлеге башлыгы Самат Шәмсетдинов белән сөйләшәбез.

    - Самат Зәкиевич, "перспективасызлар" исемлегенә сезнең җирлектәге авыллар да кертелмәсен өчен нәрсәләр эшләнә?

    -Мөгаен, кечкенә авыллар халкын иң борчыган мәсьәлә - юллар проблемасыдыр. Бүген бездәге дүрт авыл да күтәртелгән юллар белән тоташтырылган. 2011 елны Нагорный поселогына кадәр ике километр арада юл төзелде. Ульяновка янындагы тукталышта павильон куелды. Әмма Сосновка һәм Девичья Поляна янында автобуслар өчен борылу урыннары ясау һәм павильон кую буенча мәсьәләләр чишелмичә калды. Быел, ярый әле, узган елдагы кебек, кышын юлларны кар капламады. Авыл җирлеге башкарма комитетларына юлларны тәртиптә тоту бурычы да йөкләнә бит, әмма безнең моның өчен матди мөмкинлегебез юк.

    -Авыл кешесенең тормышында чиста су белән тәэмин итү дә - мөһим фактор. Бу өлкәдә нәрсәләр эшләнде, нәрсәләр эшләргә планлаштырасыз?

    -Бүген суүткәргеч Ульяновкада гына бар. 2011нче елны Девичья Полянада суүткәргеч челтәрен ясау өчен проект эшләнә башлады. Биредә биш километр арада су торбалары салынырга тиеш. Авылны чиста су белән тәэмин итүдә дәүләт ярдәм күрсәтәчәк. Ләкин проект һәм экспертиза документлары өчен халыктан да акча җыярга туры килә. Бу эшне башка авылларда да башкарасы бар.
    Безнең тагын бер хыял бар: Сосновка уртасында урнашкан күлне чистартасы иде. Биредә башка сулыклар юк, ә ул күл нык пычранган, төбенә ләм утырган, су алырга мөмкин түгел.

    -Әлбәттә, авылның киләчәге социаль объектларга: балалар бакчасы, мәктәп, клуб, фельдшер - акушерлык пунктына, аларның ничек эшләвенә дә бәйле...

    -Авыл җирлеге территориясендә, Ульяновкада - урта, Сосновка һәм Девичья Полянада башлангыч мәктәпләр бар. Аларда 135 бала белем ала. Саминовка, Сосновка, Девичья Поляна авылларыннан 60 баланы мәктәп автобусы йөртә. Яңа уку елы алдыннан шушы өч мәктәптә дә агымдагы ремонт үткәрелде. Ике башлангыч мәктәптә электр үткәргечләр алмаштырылды, янгын сигнализацияләре урнаштырылды. Дөрес, Сосновкада һәм Ульяновкада электр көчәнеше түбән. Бу мәсьәлә якын арада хәл ителергә тиеш. 2014нче елда Ульяновка мәктәбе үзенең 100 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. Шул уңайдан биредә ремонт та үткәрсәк яхшы булыр иде. Әмма моны район ярдәменнән башка булдыра алмабыз.

    Кызганычка каршы, соңгы елларда авылларда халык саны азаю күзәтелә, димәк, балалар да азрак туа. 2011 елны авыл җирлеге территориясендә 14 бала (Ульяновкада - 6, Сосновкада - 4, Нагорныйда, Саминовкада - 1, Девичья Полянада - 2) туды. Узган елда 12 кеше вафат булды.

    Сосновкада һәм Девичья Полянада фельдшер - акушерлык пунктлары эшләп тора.

    Халыкка өч мәдәният учреждениесе: Ульяновка авыл мәдәният йорты һәм аның филиаллары: Сосновка һәм Девичья Полянадагы авыл клублары хезмәт күрсәтә. күптән түгел узган авыл җыенында Девичья Полянадагы башлангыч мәктәп һәм фельдшер - акушерлык пункты урнашкан бинаның нык таушалганлыгы, бу авылда бердәм иҗтимагый үзәк кирәклеге турында сүз барды.

    2012нче елда авылларда мәдәни - ял итү учреждениеләре төзү буенча республика программасы нигезендә Девичья Полянада клуб төзү планлаштырыла. Тик анда, проектта, башлангыч мәктәп һәм фельдшер - акушерлык пункты өчен урын каралмаган шул.

    Ульяновкада балалар бакчасына зур ихтыяҗ барлыгын әйтү дә урынлы булыр. Гомумән, Ульяновкада да авыл җирлеге башкарма комитеты, ФАП, участок инспекторы кабинеты һәм балалар бакчасы урнаштырырлык яңа бина кирәк. Бүген алда әйтеп узган учреждениеләрнең күпчелеге шәхси эшмәкәр Геннадий Давыдовның милке булган бинада урнашканнар. Ул каршы булмаса да, дәүләт учреждениеләре дәүләт бинасында урнашса җайлырак булыр иде.

    -Әлегә кадәр без авылның инфраструктурасы турында сөйләштек. Ә шәхси секторда нинди яңалыклар бар?

    -Авырлыклар булуына карамастан, авылларда яңа йортлар төзүчеләр күп дип була. Бүген авыл җирлеге буенча 25 гаилә яңа өйләр төзү белән мәшгуль. 2011-нче елны биш гаилә өй туйлары уздырды. Хәзер авылда да заманча төзелгән, барлык уңайлыклары да булган өйләрнең күп булуы сөендерә. Ләкин, авыл җирендә терлек саны кимүе борчылу уята. Әйтик, авыл җирлеге буенча нибары 112 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 68 баш сыер исәпләнә. Бездә шәхси ярдәмчел хуҗалыкны үстерү өчен бирелә торган өстенлекле кредиттан барлыгы 22 кеше файдаланган. Безнең территориядә өч крестьян - фермер хуҗалыгы һәм өч шәхси эшкуар эшчәнлек алып баралар. Шул ук вакытта безнең авылларда да эшсезлек проблемасы кискен тора.

    Соңгы елларда авылларның санитар хәленә зур игътибар бирелә. Ел дәвамында чисталык өмәләрен ешрак оештырабыз. Авыл зиратла-рында, аеруча Ульяновкада һәм Девичья Полянада, өмәләр оештырыла. Әмма аларда барысы да катнаша дип булмый. Мин, форсаттан файдаланып, шәхси эшмәкәрләр: Геннадий Давыдов, Петр һәм Владимир Прокофьевларга шул өмәләрне оештыруда ярдәм күрсәткәннәре өчен зур рәхмәтемне белдерәм.

    Һәм шуны әйтәсем килә: кечкенә авылларга зур игътибар кирәк.

    Әңгәмәне Гөлсирә Шәрифуллина үткәрде.

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: