Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

“Икмәккә бәя узган елгы дәрәҗәдә калырга тиеш”

Татарстанда урак өстенең иң кызган чагы. 25 июль көнне РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин урып-җыю кампаниясе барышын күзәтү өчен Әлки районына барды. Район хезмәтчәннәре республикада беренчеләрдән булып бөртеклеләрне җыярга керештеләр. - Быелгы ел игенчеләребез өчен уңай килде, - дип, шатлыгын уртаклашты Айрат Нәҗипович журналистлар белән аралашканда. - Без хәзер...

Татарстанда урак өстенең иң кызган чагы.

25 июль көнне РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин урып-җыю кампаниясе барышын күзәтү өчен Әлки районына барды. Район хезмәтчәннәре республикада беренчеләрдән булып бөртеклеләрне җыярга керештеләр.
- Быелгы ел игенчеләребез өчен уңай килде, - дип, шатлыгын уртаклашты Айрат Нәҗипович журналистлар белән аралашканда. - Без хәзер уҗым бодае кырында басып торабыз, бүген монда урып-җыюны төгәллиләр. Күреп торасыз, басу чип-чиста, бер чүп үләне дә юк. Карагыз, комбайннар ничек авыр баралар, чөнки йөкләр бик зур. Бу, әлбәттә инде, игенчеләребезнең тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Уңыш биредә гектарыннан 36-38 центнер чамасы чыга, дымлылык 12,5-13 %. Мин башакны махсус өздем: озынлыгын күрсәтү өчен - һәрберсендә уртача 53 орлык бөртеге. Кырның һәр квадрат метрында - якынча 486 башак. Һәм тагын шунысы да мөһим: бу ипи салу өчен туры килә торган 100 процентлы орлык, җыеп алгандагы клейковинасы - 26-27% , тагын ай ярым-ике ай ятканнан соң 2% өстәләчәк. ИДК - 82-84 - бу хәтта 23% клейковиналы орлыкны ипи салырга яраклы орлыктан бишенче класслы фураж орлыгына әйләндерә торган клейковина сыйфаты күрсәткече. Ә монда бодай - йөз процентлы өченче класс.
Белешмә өчен: Әлки районы Татарстан авыл хуҗалыгы тулаем акча кеременең 10%тан артыгын бирә. Биредә һәр елны рес­публикадагы товарлык­лы азык-төлек бодаеның 12%ы, кукурузның өчтән бере, көнбагышның 40%ы үстерелә. Быел автопаркны яңа комбайннар белән тулыландыру һәм комбайнчылар штатын ныгыту хисабына егәрләр 20%тан артыкка үсте. Кырлар эшкәртүнең интенсив технологияләреннән файдалану һәм заманча техниканы куллану аркасында югары нәтиҗәлелекне тәэмин итәргә мөмкин булды: уртача уңыш гектарыннан 38 процентны тәшкил итә, ә аерым участокларда гектарыннан 50 центнерга кадәр җитә.
- Узган елны бодайның тоннасы 12 мең сумнан сатылды, һәм быел да азык-төлек бодаена бәя сакланып калсын өчен, барлык алшартлар да бар, - дип үз фаразлары белән уртак­лашты Айрат Хәйруллин. - Икмәккә бәя узган елгы дәрәҗәдә калырга тиеш, - бәяләр үсәр өчен бернинди дә объектив сәбәпләр күренми. Быел да бәяләрне узган ел дәрәҗәсендә саклап калып авыл хезмәтчәннәрен шатландырырбыз, һәм шул ук вакытта шәһәрлеләрне дә сыйфатлы икмәк белән куандырырбыз, дип уйлыйм. Яхшы уңыш - алар өчен дә зур шатлык, мин тегермәнчеләр һәм ипи пешерүчеләрнең бәяләрне саклап калулары өчен каршылык­лар күрмим, ипи кыйбатланмаска тиеш. Чит илләрдә орлык бәяләре төшә, һәм бәяләрнең кимүенә әзерләнергә кирәк дигән сүзләр ишетелә, ләкин пессимизм өчен сәбәпләр юк, биржа бәясенә карарга ярамый. Биржа бәясе - товарлыклы орлык түгел ул. Бүген Мексика култыгында Америка бодае якынча 186-187 Америка доллары тора. Россия икмәге дә шул ук бәядән сатыла, плюс 10% өстәмә кыйммәткә салым (НДС) кайтарыла. Бүген дөнья базарында уртача алганда Россия икмәгенең тоннасы 15-16 мең сумнан сатыла - бу бик яхшы бәя, һәм без азык-төлек бодаеның тоннасы өчен крестьяннарыбыз 12 мең сум акча алса, бу гадел булыр, дип саныйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Икмәк уракка әзерлек