Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Акчасыз эшләп булмый

Бүген һәр муниципаль район, авыл җирлеге башлыгына күзәтчелек органнары белән эш итәргә туры килә. Аларның еш тикшерүләре һәм кырыс административ санкцияләре үзе үк зур проблема. Җирле үзидарә органнарына киң вәкаләтләр бирелгән, әмма алар финанслар белән җитәрлек дәрәҗәдә ныгытылмаган. Әйтик, авылда каты көнкүреш калдыкларын җыю, саклау өчен махсус урын булдырырга кирәк....

Бүген һәр муниципаль район, авыл җирлеге башлыгына күзәтчелек органнары белән эш итәргә туры килә. Аларның еш тикшерүләре һәм кырыс административ санкцияләре үзе үк зур проблема.


Җирле үзидарә органнарына киң вәкаләтләр бирелгән, әмма алар финанслар белән җитәрлек дәрәҗәдә ныгытылмаган. Әйтик, авылда каты көнкүреш калдыкларын җыю, саклау өчен махсус урын булдырырга кирәк.

Ләкин аны ГОСТ таләпләренә туры китереп ясар өчен бюджетта акча каралмаган. Икенче мисал. Авыл мәдәният йортларында янгын сигнализациясе булдыруны таләп итәләр, әмма аларны урнаштырырга да финанс мөмкинлегебез юк.

Авыл җирлеге җитәкчелеге юлларны да карап торырга тиеш. Безнең җирлеккә караган дүрт авыл да район үзәгенә асфальт юл белән тоташкан. Урамнарга да, 7,5 километр озынлыкта, асфальт салынган, бу эшне тагын 10 километр арада башкарасы бар. Болары яхшы.

Кыш көннәрендә генә юлларны кардан чистартып тору тагын бер проблемага әверелә.

Бар да начар дияргә теләмим. Бюджеттан төрле максатларга миллионнарча сум акча бирелә, монысы әйбәт.

Авылларның социаль-икътисади хәле алга таба бара. Әйтик, Иске Үтәмеш мәдәният йорты капиталь ремонттан соң яңа төс алды, Урманасты Үтәмеш мәдәният йортының түбәсе ремонтланды, тәрәзәләре алмаштырыл-ды.

Югары Чегодай мәдә-ният йортына да пластик тәрәзәләр куйдырдык. Иске Үтәмеш урта мәктәбендә төзүчеләр яңа түбә ясадылар, тәрәзәләрне яңарт-тылар, яңа ишекләр куйдылар.

Урманасты Үтәмеш һәм Иске Үтәмеш авылларында, районда беренчеләрдән булып, су линияләре яңартылды.

Әлегә кадәр Иске Сережкинода чиста су белән булган проблема да быел нефтьчеләр һәм район җитәкчелеге ярдәмендә уңай хәл ителде. Хәзер төзекләндерелгән чишмә суын насослар белән колонкаларга да кудыралар.

Югары Чегодай авылында су линиясен яңартуны 2012нче ел планына кертү өчен проект-смета документлары әзерлибез. Монда 8 километр арада су линиясен үзгәртеп кору планлаштырыла, моңа 18 миллион сумга якын акча кирәк булачак. Билгеле, бу эш хөкүмәтебез ярдәме белән башкарылыр дип өметләнәбез. Ләкин проект ясау, аңа экспертиза үткәрү өчен халыктан акча җыярга туры килә. Кайберәүләрнең авыл, үзләре өчен дә бик мөһим бу мәсьәләгә битараф булулары, акча бирүдән баш тартулары да борчый, әлбәттә. Кызганычка каршы, шундый кешеләр дә бар шул. Чисталык мәсьәләсенә килгәндә дә, кайберәүләргә кат-кат кисәтү ясарга, хәтта штраф салырга да туры килә. Әмма күпчелек җирле үзидарә, административ комиссия килгәнен көтеп тормый, өй тирәләрен җыеп, һәрвакыт тәртиптә тоталар. Авылларыбызда матур, зәвык белән төзелгән йортлар аз түгел.

Бүген дә Иске Үтәмештә, Югары Чегодайда да, Сережкинода да яңа өйләр төзүчеләр бар. Авыл халкы өчен төрле федераль һәм республика программалары эшли. Безнең якташлар да алардан теләп файдалана.

Өстенлекле кредитлар, субсидияләр алып, шул акчага терлек алучылар, авыл хуҗалыгы техникасы булдыручылар, биналар төзүчеләр шактый. Бүген авылда яшәү өчен бөтен шартлар да булдырылган. Дөрес, авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алу бәяләре түбән булуы һич аңлашылмый, авыл хуҗалыгында, гомумән, тотрыклылык булмау да борчый. Яшьләрнең шәһәргә китүләре бәлки күпмедер дәрәҗәдә шуңа да бәйледер.

Соңгы елларда авылларыбызда балалар аз туа. Иске Сережкинода - башлангыч, Урманасты Үтәмештә төп мәктәп ябылды, чөнки укучылар аз.

Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советының быелгы съезды бик оешкан төстә үтте. Биредә, мин алда телгә алган проблемалар хакында җитди, төпле сөйләшү булды. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйт Шакиров һәм башка чыгыш ясаучылар муниципалитетларга кагылышлы мәсьәләләрне бик дөрес күтәрделәр, аларны чишү юллары турында сөйләделәр.

Съезда күтәрелгән тагын бер мәсьәлә, минемчә, бик мөһим. Авыл җирлекләре территорияләрендәге тау токымнары (ком, таш) булган карьерлардан хуҗалык кирәк-яраклары өчен файдалану хокукыбыз юк. Киләчәктә бу проблема хәл ителәчәк, диелде. Кыскасы, безнең проблемаларны чишү юлларын эзләргә кирәк.

Рәфис МИНГУЛОВ,
Иске Үтәмеш авыл җирлеге башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән авыл тормышы