Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең өчен, хатын-кызлар

Яшелчәне дөрес пешерәсезме?

Гадәттә, хатын-кызлар үзләрен ашарга пешерергә өйрәткәнне яратмый. Шулай булса да бу киңәшләргә гүзәл затларыбыз колак салыр, дип ышанабыз.

Сез кишерне ничек пешерәсез? Әлбәттә, чистарткач, уртага бүлеп - ашка, турап - пылауга саласыз. Баксаң, болай эшләү дөрес түгел икән. Ньюкасла университеты (АКШ) профессоры Кристен Брандт кишерне бөтен көе пешерергә һәм пешкәч кенә турарга киңәш итә.

Бу галим, җитди тикшеренүләр үткәреп, туралган килеш пешкән кишердә бөтен көе пешкәненә караганда ракка каршы фалкоринол матдәсе 25 процентка кимрәк булуын ачыклаган. Әлбәттә, күп хуҗабикәләр, бөтен килеш пешерелгән кишер тәмсез була, дип каршы төшәр. Бу да дөрес түгел. Профессор Брандт моның хак түгеллеген тәҗрибә үткәреп раслаган.

Бәрәңгене “мундир”да кабыгы белән пешерсәң, суга аның файдалы калий матдәсе азрак чыгуын хуҗабикәләр яхшы белә. Духовкада пешерелгән бәрәңге дә тәмле була. Бу очракта “бөтенлек принцибы” мөһим түгел: бүлбеләрне бүләргә, ләкин кабыгын чистартмаска кирәк.

“Бөтенлек принцибы” универсаль түгел. Кайбер табигать байлыкларын никадәр ныграк вакласаң, шулкадәр файдалырак. Әгәр сез ашка сарымсак саласыз икән, аны 10-20 минут алдан вак итеп турап куегыз. Шулай иткәндә кислород һәм вакланган күзәнәкләрдәге ферментлар бергә кушылып, сарымсакның ракка каршы иң файдалы компоненты — аллиценның биосинтезы барлыкка килә. Шул рәвешле “баетылган” вакланган сарымсакны ашка иң азактан салалар. Суганны да шулай итәләр. “Баллы” суганның файдасы аз, ракка каршы матдәләр "елата" торган әче суганда күбрәк.

Помидорны урталайга кисеп табада кыздырып алсагыз, пюре яисә паста хәленә китерсәгез, ул файдалырак була. Ракка каршы ликопен матдәсе шулай иткәндә яхшырак үзләштерелә. Ликопен простатитка каршы файдалы, шулай ук кан тамырлары һәм йөрәк эшчәнлеген яхшырта.

чыганак

фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X