Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең өчен, хатын-кызлар

Ташкабактан икра

– Бу рецепт белән ясалган икра бик тәмле килеп чыга. Минем икраны бик күп төрле рецептлар белән ясап караганым бар, ләкин бу иң тәмле, ышанычлы ысул, – ди тәҗрибәле бакчачы Рәмзия Әхмәдуллина.

Икра ясау өчен 3 кг ташкабак, 0,8 кг суган, 0,8 кг кишер, 1 стакан үсемлек мае, 1,5 аш кашыгы тоз, 2,5 аш кашыгы шикәр комы, 4 аш кашыгы 9 процентлы уксус, 1 чәй кашыгы төелгән кара борыч, 1 аш кашыгы паприка (төелгән баллы борыч), 2-3 кашык томат пастасы, 5 теш сарымсак кирәк булачак. 

Башта бөтен яшелчәләрне бераз гына кыздырып алабыз да, 30 минут каплап пешерәбез. Аннары тоз, шикәр комы, 3 аш кашыгы уксус, томат пастасы, кара борыч, паприка, сарымсак салабыз. Кабат 30 минут пешереп алабыз. Соңыннан бу массаны блендер белән ваклыйбыз. Шуның өстенә бер аш кашыгы уксус салабыз. Стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз. 700 граммлы 5 банка икра чыгачак. 

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев