Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең өчен, хатын-кызлар

Ташкабактан белен пешерәбез

Аннан башка ризыклар да әзерләргә мөмкин. Түбәндәге рецептлар сезнең өчен.

Ташкабак, патиссон, цуккини... Быел алар бигрәк уңды. Аны юк-барга сарыф итмәгез әле, әлеге яшелчә витаминнарга бай. Аннан төрле ризыклар әзерләргә дә мөмкин.

Ташкабак составындагы фосфор һәм кальций сөякләрне һәм тешләрне ныгыта, остеопороздан саклый, С витамины – иммунитетны ныгыта. Биологик актив компонентлар йөрәк-кан тамырлары системасына яхшы йогынты ясый. Файдалы матдәләр ташкабакның орлыгында да күп. Табиблар көненә 10-20 ташкабак орлыгы ашарга киңәш бирә. Ул Е витаминына бай.

Ташкабактан төрледән-төрле ризыклар әзерләргә була. Бакчадан яңа гына өзеп кереп, белен пешерергә дә, кышка икрасын ясап куярга да әлләни озак вакыт кирәкми. Без дә сезгә берничә рецепт тәкъдим итәбез. Үзегезгә саклап куегыз. Файдасы чыгар.

Белен
Ташкабактан тәмле белен ясарга була. Уртача зурлыктагы ташкабакны эре угычтан уып, согын сыгасың, аңа 1,5 стакан он өстәп, 1-2 йомырка сытып, яшел суган яки петрушка турап әйбәтләп болгатасың, тәменчә тоз сибәсең. Майлы табада беленнәрне кыздырып аласың.

Запеканка
0,4 кг ташкабакка 100 г майсыз сыр, 2 йомырка, 100 г каймак, ярты чәй кашыгы сода, 150 г эремчек кирәк булачак. Ташкабакны чистартабыз, эре угычтан сыр белән уабыз. Калган ингредиентларны кушып, яхшылап туглыйбыз. Әзер массаны 180°C җылы мичтә 20 минут чамасы пешерәбез.

Салат
Бу салат бик гади һәм тиз әзерләнә. Салат өчен 0,4 кг ташкабак, берничә кишер һәм кыяр, эре суган кирәк булачак. Барлык яшелчәләрне дә озынча угычтан уабыз. Суганны түгәрәкләп кисәбез. Яшел тәмләткечләр турыйбыз. Барысын да бергә кунжут мае белән болгатып, тәменчә тоз өстибез.

Тутырылган ташкабак
Ит фаршын суган, помидор, яшел тәмләткечләр һәм бүрткән дөге белән кушып яхшылап болгатабыз. Ташкабакны кисәкләргә бүлеп, төшен чыгарабыз. Әзер “ташкабак савытларына” фаршлы массаны салабыз һәм май салынган табага тезәбез. Ике стакан суны томат пастасы белән болгатып, табага өстибез. Ташкабак савытлары 1 сәгать чамасы пешә. Табынга яшел тәмләткечләр белән бизәп берергә була.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев