Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең өчен, хатын-кызлар

Ни өчен сумкада әстерхан чикләвеге йөртү кирәк?

Көнчыгыш медицинасы вәкилләре сүзләренчә, кешенең хисләре эчке органнарында формалаша. Стресс һәм борчулар еш кына башны авырттыра, мускуллар авырта башлый, ашкайнату эшчәнлеге бозыла, башка симптомнар барлыкка килә.

Бу очракта уч төпләренә массаж ясау ярдәм итә. Әстерхан чикләвеге дә нәкъ менә шушы вакытта ярдәм итеп җибәрергә мөмкин.

Табиблар фикеренчә, сумкада ике әстерхан чикләвеге йөртү хәерле. Әзрәк ял итеп, үзеңне нормага китерү өчен болай итәргә кирәк: ике чикләвекне уч төбенә алырга; икенче кул белән шушы чикләвекләрне уч төбендә әйләндерергә; чикләвекләр уч төбен дә, беләзекне дә массажлап куйсын. Аннары шушы ук ысул белән икенче кулны да массажларга.

Көнчыгыш медицинасы киңәш иткәнчә, һәркемнең кәефе башында түгел, эчке органнарында формалаша. Мәсәлән, авырулар кешенең энергиясен ала, авыру бавыр кешенең рухын көчсезләндерә, ә йөрәк авырулары баш мие эшчәнлегенең үсешенә комачаулый. Бөерләрдә — үзгәрешләргә омтылыш, талакта ихтыяр көче формалаша.

Уч төпләренә әстерхан чикләвеге белән массаж ясау органнарны кирәкле энергия белән тәэмин итү өчен кирәк, диелә хәбәрдә.

Чыганак

Фото: pixabay.com
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев