Реклама
Озын бәйрәм яллары узып бара. Берничә көннән тормыш яңадан үз җаена кайтачак. Организмны да элеккеге халәтенә кайтарырга вакыт. Баллы, майлы, кыздырган ризык, тәм-томнар ашауга күнегеп өлгергән ашказаныбызны бушану көннәре генә коткарачак. Эшне нәрсәдән башларга? Укучыларыбыз игътибарына диетологлар киңәшләрен тәкъдим итәбез.
Алмалы бушану көннәре. Көненә 5–6 тапкырга бүлеп, 1,5–2 килограмм алма ашарга кирәк. Алманың 1/3 өлешен пешереп ашау да файдалы булачак. Чөнки пешкән алмада пектин күбәя. Ә ул исә, үз чиратында, организмнан шлак һәм холестеринны яхшы чыгара.
Кефирлы бушану көннәре. Көн буена 2 литр майсызландырылган кефир эчәргә мөмкин. Шулай ук аңа яшел тәмләткечләр белән кыяр да өсти аласыз. Кефир авырлыкны гына көйләп калмыйча, иммун системасын да ныгыта.
Йогыртлы бушану көннәре. Майлылыгы 2,5% булган 8–10 стакан йогырт эчәргә киңәш ителә. Саклану вакыты ике атнадан артмаган йогыртны сатып алырга кирәк. Аларда тере культуралар күбрәк була.
Эремчекле бушану көннәре. 400 грамм эремчекне бер литр майсызландырылган кефир белән көнгә дүрт тапкыр ашагыз. Шикәр кушарга ярамый.
Карабодайлы бушану көннәре. Карабодайны кефир белән ашарга кирәк. Бер стакан карабодайны кичтән 2–3 стакан кайнар суга салып, төнгә калдырыгыз. Тоз һәм май кушу тыела. Кефир белән эчкән очракта, карабодай ашкайнату системасын яхшырта, организм өчен кирәкле макро- һәм микроэлементларны арттыра.
Бушану көннәре өчен яшелчә ашы. Ашка өйдә булган бөтен яшелчәләрне салыгыз. Иң мөһиме – кәбестәне күбрәк турагыз. Ник дигәндә, ул ашкайнату юлларын чистарта. Кәбестәне эшкәртүгә организм бик күп энергия сарыф итә. Шуңа күрә ул артык калорияләрдән дә арындыра. Моннан тыш көн буена ике литрга якын сыеклык эчәргә тырышыгыз.
Белеп тор!
Билдәге майдан бер атна эчендә (!) дә котылып була икән! Германия табиб-диетологы Михаэль Деспегель шундый шаккатыргыч ачыш ясаган. Нечкә билле буласың килсә, «2+2+4» формуласы буенча яшәргә кирәк, дип өйрәтә табиб. Моның өчен атнасына ике тапкыр кардиокүнегүләр, ике тапкыр көч таләп ителә торган тренировка ясарга кирәк икән. Беренче төркем күнегүләр, матдәләр алмашын көчәйтеп, йөрәк һәм үпкәләр эшчәнлеген яхшыртса, икенчесенә кергәннәре мускулларны ныгыта. Тренировка булган көннәрдә, ягъни атнасына дүрт тапкыр дөрес итеп тукланырга, рациондагы калорияләрне дә санарга кирәк. Калган көннәрдә исә гадәти режимда тукланырга, югары калорияле ризыклар ашамаска киңәш ителә.
Динә Гыйлаҗиева
Фото: pixabay.com
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз