Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең өчен, хатын-кызлар

Кыяр яфрагының саргаю сәбәпләре

Теге яки бу микроэлемент җитмәгәндә, кыярның яфрагы хәбәр бирә.

Магний җитмәсә, кыяр яфрагы янган кебек күренә. Өсте агара, бары тик «тамырлары» гына яшел килеш кала.

Азот җитмәсә, сабаклары юкара, катылана. Аскы яфраклар бөгелә, өскеләре саргая. Кыяр үзе вагая, азая. Коткару өчен төнәтелгән сыер тизәге ( 10 л суга 1 л) сибәләр.

Калий җитмәсә, яфраклар караңгы төскә керә, гөмбәз формасы ала. Яфракның кырыйлары аксыллана. Бу вакытта 10 л суга 1 сткан көл кушып, бер төпкә бер литр исәбеннән сибәләр.

Фосфор җитешмәгәндә үсемлек үсүдән туктый, чәчәкләре коела, яфраклар куе яшел төскә керә, урыны-урыны белән саргая һәм вагая.

Бор җитмәү билгесе – яфрак гөмбәз формасына керә һәм кырыйдан әкренләп көя башлый.

Кальций җитмәгәндә яфраклар катылана.

Ашлау артып китсә, үсеш туктала, уңыш бирми башлый.

 

Кыярны җиргә күчереп утыртуга әчегән сөт һәм марганцовка төнәтмәсе белән ашлагыз ( 10 л суга 0,3 гр). Аннан соңгы туендыру һәм профилактика эшләре 15 көннән соң башкарыла:

– суган кабыгы белән (500 гр суган кабыгына су коеп, бер тәүлек төнәтегез дә кайнатып чыгарыгыз, суынгач 1:10 нисбәтендә су кушып сибегез);

– канлы үлән (чистотел) (500 гр яшел массага су кушып, өч тәүлек төнәтегез, сөзеп, 1:15 нисбәтендә су кушып сибегез);

– аскорбин кислотасы (5 литр суга 1 төймә).

Кыярга суны да, ашны да кичен, кояш баеганнан соң сибәләр. Туфракта дым бар икән, көн саен сугару кирәкми. Чөнки еш сугарганнан соң туфрак ката, бу исә тамырга кислород үтеп керә алмый дигән сүз. Иң яхшысы, сезонга берничә тапкыр кыяр төбенә көпшәк материаллар: черемә, торф, пычкы чүбе, чабылган үлән салалар. Бу юрган кыярның төп тамырына өстәмә тамырлар хасил булырга ярдәм итә.

Кыяр ипи ярата. Шуңа күрә мондый төнәтмә турында да онытырга ярамый: чиләкнең 2/3 өлешенә ипи катысы тутырып (кибән башын), су салыгыз да өстен авыр әйбер белән бастырыгыз. Бер атна төнәткәннән соң, 1:3 нисбәтендә су кушып, һәр төпкә яртышар литр сибәләр.

Чыганак

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев