Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең өчен, хатын-кызлар

Коры алма вареньесы ясау ЫСУЛЫ

Фәния Фәизова рецепты

Кирәк булачак: 1 кило алма, 300 грамм шикәр комы, 1 аш кашыгы дарчин (корица), 1 чәй кашыгы лимон кислотасы.

Алманы юка гына итеп өлешләп турыйбыз. Эреләрен – 12, вакларын 8 өлешкә бүлсәң әйбәт. Калай табага тыгыз итеп урнаштырып, өстенә дарчин, лимон кислотасы һәм шикәр комы (соңыннан сибү өчен 50 грамм чамасын калдырып торырга кирәк) катнашмасы  (алдан ясап куела) сибәбез. 175–180 градуска кадәр җылытылган газ мичендә 20 минут тотабыз.  Аннан, пергамент җәеп, калган шикәр комын сибәбез дә 2–3 көнгә киптерергә куябыз. Өстен марля белән каплыйбыз. Тизрәк әзер булсын өчен,  50–60 градуска кадәр җылытылган газ мичендә (ишеген бераз ачып) яки электр киптергечтә 2–3 сәгать киптереп алырга мөмкин. Коры вареньены пыяла банкага тутырып, бүлмә температурасында саклыйбыз.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев