Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең өчен, хатын-кызлар

Киптерелгән помидор рецепты

Миләүшә Якуповадан киптерелгән (вяленый) помидор рецепты.

Киптерелгән Уртача зурлыктагы яки ваграк помидорларны  боҗралап турарга һәм майланган фольга өстенә тезеп чыгарга.

Помидорның өстенә генә төшәрлек итеп, тоз сибәргә. Аннары алдан 90–100 градуска кадәр җылытылган мичкә тыгарга. Помидорлар «тартыла» башлаганчы мич ишеген бераз гына ачып пешерергә. Әзерлек өчен помиорның сорты һәм зурлыгына карап, 4-6 сәгать вакыт кирәк.

Мичтән алып, өстенә кабат бераз тоз, тәмләткечләр (нинди булса да ярый, мин кипкән базилик белән кара борыч сиптем), май салып, кабат мичкә тыгарга. Аның кипкәнлеге шундук аңлашыла. Аннары алып, стрильләштерелгән банкаларга тутырып суыткычка куярга.

Банкада аның тагын да согы чыга һәм ул торган саен тәмлеләнә.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X