Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең өчен, хатын-кызлар

Казны ничек пешерергә?

Укучыларыбыз киңәше.

Бер чиләк суга 1 килограмм тоз, 8-10 борчак кара борыч, 4-5 дәфнә яфрагы, 1-2 баш сарымсак салыгыз.

Каз яңа суелган яисә туңдырылган булса да шулай эшләнелә. Су кайнар булырга тиеш түгел. Туңдырылган казны эретеп тормасагыз да ярый.

Суда кимендә 12-14 сәгать тотасы. Бер тәүлек тотарга да була. Каз суга күмелеп торырга тиеш. Судан алгач, саркытабыз.

Эчлеккә алма һәм кара җимеш яисә үзегез теләгән башка эчлекне аласыз. 2-3 аш кашыгы майонезга ярты чәй калагы аджика салып бутап, шуны казның тиресенә сылыйбыз. Аннары камырга төрәбез.

Махсус целлофан "җиң"гә дә тыгарга була. Берничә кат фольгага төрәбез. 2 сәгать пешкәч, фольганы өстеннән ачып, яңадан мичкә тыгып кызартып алабыз.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев