Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Катык ясау серләре

    Сез дә сынап карагыз!

    Яңа савылган сөтне кәстрүлдә кайнатырга, аннары 40 градуска кадәр суытырга. Арытаба аңа катык өстәргә һәм болгатырга.

    Кәстрүлне яхшылап каплап, җылы урынга 12 сәгатькә куярга. Әлеге вакыт үткәч, катыкны болгатабыз. Әзер катыкны чиста пыяла савытка агызып, суыткычка алып куябыз. Суыткычта катык бераз торырга тиеш, чөнки анда ул куера һәм тәме яхшыра.

    Катык буенча файдалы киңәшләр:

    - Катыкка шоколад, бераз шикәр һәм банан өстиләр, аларны блендер ярдәмендә изәләр - тәмле һәм файдалы смузи килеп чыга;

    - Катыкны күп ясамагыз, чөнки 1-2 көннән ул әчи. Шулай да әче катыктан коймак, кабартма яки пицца өчен камыр ясарга мөмкин;

    - Кайберәүләр катыкка йогурт өсти, катыктан йогурт тәме киләчәк.

    Чыганак

    Фото: pixabay.com

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: