Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең өчен, хатын-кызлар

Кабак һәм кара кунжут самсасы

Һичшиксез, бу рецепт белән ясап карагыз.

Камыр өчен: 

400-500 г он; 

200 мл су; 

1 данә йомырка; 

ярты бал кашыгы тоз; 

50 г атланмай. 

Эчлек өчен: 

500 г кабак; 

200 г суган; 

тәменчә тоз, борыч, әнис орлыгы (укроп); 

2 аш кашыгы зәйтүн мае (оливковое масло). 

Самсаның өстенә сөртер өчен: 

йомырка; 

кара көнҗет (кунжут). 

Эш барышы: 

Җылымса су, тоз, йомырка һәм оннан камыр басабыз. Бик юка итеп җәем җәеп, йомшак май белән майлыйбыз. Җәемнең озынча ягыннан тыгыз итеп рулет сыман төрәбез дә, әкәм-төкәм сыман (как улитка) урап, 20-30 минутка өстен томалап калдырабыз. Җәемнең озынча ягыннан тыгыз итеп рулет сыман төрәбез дә, әкәм-төкәм сыман (как улитка) урап, 20-30 минутка өстен томалап калдырабыз. 

Шул арада эчлек әзерлибез. Кабакны кабыгыннан чистартып, төшләреннән аралыйбыз, шакмаклап турыйбыз. Суганны да шулай ук шакмаклап турап, кабак белән берләштерәбез. Шулар өстенә тоз, борыч, әнис орлыгын, зәйтүн мае сибәбез. Эчлек әзер. 

Хәзер инде камырны алабыз да, әкәм-төкәмне сүтеп, озынлыгы 8-10 сантиметрлы өлешләргә бүләбез. Һәрбер кисәкне кул белән генә җиңелчә баскалап, җәемнәр бик юка булмаслык итеп җәябез. 

Җәем уртасына эчлек салып чыгабыз. Өчпочмак рәвешенә китереп, чит-читләрен бөрәбез. 

Табаны майлап яисә махсус кәгазь җәеп, самсаларны җөйләрен аска каратып тезәбез. 

Өстен күпертелгән йомырка белән майлыйбыз,  кара көнҗет сибәбез. 

230 градуска кадәр кызган духовкада 40-60 минут чамасы пешерәбез (духовкагызга карап чамалагыз). 

Бераз суына төшкән самсаны чәй табынына чыгарабыз. Чәйләрегез тәмле булсын! 

Чыганак

Фото: https://pixabay.com

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев