Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең өчен, хатын-кызлар

Йомырка кабыгы керне агарта

Чәйнек яисә термос эчен көзге кебек ялтыратып кую серен беләсезме?

Йомырка кабыгын җылы су белән чайкаткач, савытка салыгыз һәм яртылаш су тутырыгыз. Әйбәтләп селкегез дә төнгелеккә калдырыгыз. Иртән аның чип-чиста булып калуын күрәчәксез! Гомумән, ак йомырка кабыгы агарту үзлегенә ия.

Йомырка кабыгын порошок хәленә килгәнче төеп, тукыма капчыкка тутырыгыз, авызын бәйләгез. Ак киемне юганда капчыкны машина барабанына салыгыз. Керне агартачак ул!

Йомырка кабыгын төеп, суга салыгыз һәм бер тәүлек тотыгыз. Төнәтмәне бүлмә гөлләренә сибегез. Кабыктагы файдалы матдәләр – бик әйбәт ашлама.

Мәгълүмат һәм фото чыганагы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев