Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең өчен, хатын-кызлар

Җиләктән иң гади кайнатма РЕЦЕПТЫ

Татлы чорга аяк бастык бит! Бакча җиләге (виктория) баллы җимешләре белән сөендергән мәл. Ашап кына түгел, карап һәм иснәп туймаслык бит үзен. Кышка җәй тәмен ничек сакларга соң? Сезгә җиләкле рецептларны туплап бирергә булдык.

Иң гади кайнатма

Кирәк булыр: 1 кг виктория җиләге, 1,5 кг шикәр комы. Җиләкләрне чистартырга, салкын су белән юарга, өстенә шикәр комы салырга, тастымал белән каплап бүлмә температурасында берничә сәгать тотарга. Җиләкләрнең согы чыккач, кайнатып чыгарырга, өстендәге күбекне җыярга һәм утны кысып, кайнатманың 10–15 минут суынганын көтәргә. Тагын ике тапкыр кайнатып чыгарырга, өстендәге күбекне җыярга һәм стерильләштерелгән банкаларга тутырып, тимер капкач белән ябып куярга.

ВАТАНЫМ ТАТАРСТАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев