Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең өчен, хатын-кызлар

«Чыршы» салаты ясау ЫСУЛЫ

Кирәк булачак: 200 грамм шампиньон гөмбәсе, бер баш суган, 250 грамм тозлы кыяр, 300 грамм мал теле, 300 грамм тавык ветчинасы, 200 грамм майонез, 50 грамм атланмай, 1 гранат, тәменчә тоз, кара борыч, бер бәйләм укроп.

Тавык ветчинасы, тел һәм кыярны, озынча итеп, юка гына турыйбыз. Табага 50 грамм атланмай салып, 1 баш суганны кыздырабыз. Үтә күренмәлегә әйләнеп калгач, туралган шампиньоннарны өстибез. Тоз, борыч салып, болгата-болгата, 5 минут чамасы кыздырабыз. Суынгач, гөмбәгә кыяр һәм ит ризыклары, майонез салып, барысын бергә болгатабыз. Салатны тәлинкәгә конус рәвешенә китереп өябез. Конусны, чыршы ботаклары кебек итеп – укроп, уенчыкларга охшатып, гранат төшләре белән бизибез.

Чыганак

Фото: https://pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев