Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең өчен, хатын-кызлар

Чәч икеләнсә

Чәч үсә төшкәч, очтан икеләнә башлый, мондый хәлдә ул нормаль үсештән туктый.

Икеләнгән чәч аша организмга һава үтеп керә алмый.

Чәчтарашка килеп кергән кешеләрнең беренче чиратта йөзләренә, чәч-башлары-на күзем төшә. Соңгы вакытларда кечкенә генә тәҗрибә үткәрә башладым: кешеләрнең ризалыгын сорыйм да чәчне кисәр алдыннан һәм кискәч үзләрен фотога төшерәм. Шуларга игътибар итсәң, җир белән күк арасы аерма килеп чыга: минем янга ачулы кыяфәттә, арып, талчыгып, күзләре тоныкланып килеп керәләр, авыз ачып сүз әйтергә дә иренәләр.

Ә чәчләрен матур итеп кисеп, ясап куйгач, күз карашларына хәтле үзгәрә. Алар үзләренең хис-тойгыларын да яшереп тормыйча: "Кирәк бит ә, баштан кирпеч төшеп киткәндәй булды", - диләр. Чәчләрен кыскарткач, бик күпләрнең баш авыртуы бетә, кәефләре күтәрелеп, рәхмәт әйтеп чыгып китәләр.

Чәч үсә төшкәч, очтан икеләнә башлый, мондый хәлдә ул нормаль үсештән туктый. Икеләнгән чәч аша организмга һава үтеп керә алмый. Гөл дә бит су, яктылык, җылылык җитмәсә корый башлый, шуның кебек чәч төбе дә кибә, сына, коела, Кеше чәчен кистергәч, начар энергиядән дә котыла, баш җиңеләя.

Көн дә юарга ярыймы?

Чәчне еш юарга ярыймы, мин көн саен юам, дип сораучылар бар. Болай эшләргә һич ярамый. Никадәр ешрак юсаң, чәч тизрәк майлана. Аны атнага ике, күп булса өч тапкыр юарга була, һәр юганнан соң бальзам сөртеп куярга онытмагыз. Яшьләр кышкы салкыннарда да урамда яланбаш йөрергә ярата. Салкын һава чәчне киптерә, шунлыктан чәч сына, төссезләнә. Җәйге чорда чәчнең табигый төсен кояш ашый, шуңа күрә чәчкә бальзам сөртеп тукландыралар. Тән тиресе купшакланмасын өчен көн дә крем сөртәбез бит, чәчкә дә кирәк ул. Аны сатып алганда һәркем үзенә яраклысын сайларга тиеш, шуңа күрә сатып алганчы башта майлы, коры, нормаль чәчләр өчен дип язылган аңлатмасын укыгыз. Буялган чәчләр өчен махсус шампунь-бальзамнар сатыла.

Ничек ныгытырга?

Чәчне төрле катнашмалар ярдәмендә ныгытырга була. Иң гади ысул: берничә телем арыш ипие йомшагы, 1 чи йомырка, 1 баш суган алына. Угычтан чыгарылган суганга йомырка, суда җиңелчә генә җебетелгән ипи йомшагы салып изәләр исе күңелгә оик хуш килмәс, ләкин чәч өчен файдасы күп.

Чыганак

Фото pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X