Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең өчен, хатын-кызлар

Балык ыслау ЫСУЛЫ

Ыслау өчен яңа гына тотылган балыкларны алабыз. Ыслау өчен алабуга, корбан, судак балыклары яхшы.

- Балыкны чистартабыз, салкын суда әйбәтләп юабыз. Саңакларын алырга онытмыйбыз. Югыйсә ул ризыкны тәмсез итә.

- Тоз белән бөтен ягын, шул исәптән эчен дә әйбәтләп ышкыйбыз һәм,  тоз сеңсен өчен, 3–4 сәгатькә тынычлыкта калдырабыз. Балык зур булса, озаграк тотарга да була.

- Ыслау мичен 100 градуска хәтле җылытабыз.

- Балыкның тозын юабыз, корытабыз һәм үсемлек мае белән ышкыйбыз. Мичнең рәшәткәсенә салабыз.

- Җылытылган мичнең астына җиләк-җимеш агачларының йомычкасын, чүбен салабыз. Чия, алма агачларын куллансагыз, балык тәмле була.

- Ыслау миченең ишеген яхшылап ябып, балыкны 45 минут чамасы тотабыз. Бу очракта да балыкның зурлыгын исәпкә алырга кирәк. Кечкенә балык булса, 25 минут та җитә.

- Балык әзер! Мич ишеген ачканда сак булыгыз. Ризыкларыгыз тәмле, кәефегез яхшы булсын.

Чыганак

Фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев