Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең өчен, хатын-кызлар

Аяк киемен (сапоги) ничек сайларга?

Ә сез ничек сайлыйсыз? Бәя белән сыйфат арасында бәйләнеш зурмы, ничек уйлыйсыз?

Аяк киеме аякның балтырын кысып торырга тиеш түгел. Беренчедән, ул матур күренми, икенчедән кан тамырлары өчен зыянлы. 

Кысан аяк киеме беркайчан да сузылмый, ул бары тик аяк формасын гына алырга мөмкин. Җитмәсә, кысан аяк киеме шешенү, сөял һ.б. уңайсызлыклар китереп чыгарырга мөмкин.

Аяк киемен алга таба нинди калынлыктагы оекбаш белән кияргә уйлыйсыз, шуның белән киеп карагыз. Ике аякка да яңа сапоги кигәч, йөреп килегез. Андый мөмкинлек булмаса, бармакларыгызны селкетеп карагыз. Аягыгызга уңайлы булырга тиеш.

Олтыракка (стелька) игътибар итегез. Кышкы аяк киемендә ул йоннан булырга тиеш. Әгәр күннән эшләнгән икән, суык көннәрдә аның җылысы юк. Идеаль сапогиның табаны кытыршы һәм бик юка булмаска тиеш. Ул калынрак булган саен җылырак дигән сүз.

akcharlak.com

фото pixabay.com сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев