Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең өчен, хатын-кызлар

Авызда эреп торган кәбестә пирогы әзерләгез!

Яңа кәбестәләр өлгерде. Сыек камырдан бик тиз һәм җиңел әзерләнә торган, искиткеч тәмле пирог пешереп, сыйланыйк, якыннарыбызны сыйлыйк әле!

Безгә кирәк булачак:
Яшь кәбестә — 400-500 грамм;
Каймак (рецептта шәһәр каймагы, майлы кефир да мөмкин) — 200 грамм;
Йомырка — 4 данә;
Он — 200-230 грамм;
Камыр йомшарткыч — бер калак;
Бераз яшел суган һәм петрушка;
Тәменчә тоз;
Табага сөртергә май.
Кәбестәне вак итеп турагыз һәм өстенә кайнап чыккан су салып, ун минутка калдырыгыз. Ул арада йомырка, он, каймак, йомшарткыч белән сыек камыр әзерләгез. Тоз кушарга онытмагыз.
Кәбестәдән суны түгеп, яшел тәмләткечләр кушыгыз, тәменчә тозлагыз, бутагыз һәм май сөртелгән табага тигез итеп салыгыз. Кәбестә өстенә тигез итеп сыек камырны коегыз.
Пирогны 200 градуска җылытылган мичтә 30-40 минут пешерегез. Тәмле булсын!

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев