Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең өчен, хатын-кызлар

Аспирин битне чистарта

Һәр хатын-кыз чибәр булу турында хыяллана. Иң беренче чиратта бу бит тиресенең хәленә бәйле. Моның өчен аны дөрес тәрбияләргә, дымландырып, тукландырып торырга кирәк. Даруханәләрдә сатылучы гап-гади аспирин да могҗизалар тудырырга сәләтле.

Аспирин – тән температурасын төшерә, шул ук вакытта менә дигән косметика чарасы да! Ас­пирин катнашындагы маскалар тән тиресен чистартырга, аны сафландырырга ярдәм итәр. Ас­пирин ялкынсынуларны кисә­тә, дәвалау үзлекләренә ия. Бит­тәге тишекләрне бетерә, май бүленү процессын җайлый, тән­не чис­тарта. Аспириннан ясалган мас­калар битне йогышсызландыра.
Маска өчен тышчасы булмаган гап-гади аспирин кирәк булачак. Әмма эшкә керешер алдыннан шунысына игътибар итегез: аспирин кайберәүләрдә аллергия китереп чыгарырга мөмкин, ә йөкле һәм имезүче хатын-кызларга  андый маскалар тыелган. Шулай ук битендә җәрәхәте булганнарга да сабыр итеп торырга кирәк.

1 ысул. Катнаш яки майлы тирене чистарту өчен 4 аспирин төймәсе алына, ваклана, шуңа 1 чәй кашыгы үсемлек мае яисә җылытылган бал һәм 1 аш кашыгы су салына. Масканы биткә сөртеп, җиңелчә массаж ясап алырга кирәк. 10 минуттан җы­лымса су белән юып алыгыз.

2 ысул. 6 төймәне вакларга, шуңа 2 аш кашыгы лимон согы кушарга. Яхшылап болгатырга – артык куе  килеп чыкмасын. Битне, маска сөртер алдыннан, яхшылап чистартырга. Масканы 10 минут тотарга. Аны 1 аш кашыгы содага 1 литр су кушылып ясалган төнәтмә белән юып төше­рергә кирәк. Мондый маска битне бетчәләрдән чистартыр, төсен тигезләр, тәнне агартып җибәрер.
3 ысул. Нормаль бит тиресе өчен түбәндәге масканы ясагыз: 2 төймәне изәргә, шуңа 2 аш кашыгы кефир яки йогурт кушарга. Масканы 20-30 минут тотарга кирәк.

Чыганак: (“Ватаным Татарстан”,   /№ 81, 06.06.2014/) http://www.vatantat.ru/

pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев