Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең өчен, хатын-кызлар

Алмалы пәрәмәчләр көзге кичләрне ямьләр

Көзге салкын кичләр — тәмле, хуш исле камыр ризыклары белән чәй эчә торган вакыт ул, килешәсезме? Әйдәгез, бүген алмалы пәрәмәчләр әзерлибез!

Кирәк булачак:

Он – 220 грамм;
Каймак – 100 грамм;
Йомырка – 2;
Акмай – 40 грамм;
Тоз – бер чеметем;
Шикәр – 1 кашык камыр өчен, ике кашык эчлеккә;
Сода – 0.3 калак;
Алма – 3;
Дарчин – 0.5 калак;
Лимон суты – 1 кашык;
Крахмал – 1 кашык.

Каймак, йомырка, шикәр, тоз һәм эретелгән акмай кушып, бутыйбыз. Акрынлап он, сода кушып, камыр басабыз һәм өстен каплап, бер сәгатькә җылы урында калдырабыз.

Алмаларны чистартып, уртасын алабыз, вак шакмаклар итеп турыйбыз, лимон суты сибәбез, дарчин һәм крахмал кушабыз, бутыйбыз.
Камырны алты кисәккә бүлеп, түгәрәкләп җәябез.
Һәр камыр түгәрәге өстенә эчлекне салып, читләрен күтәреп, бөгәбез.

Пәрәмәчләрнең өстенә йомырка сарысы яксагыз була.
180 градуска җылытылган мичтә 20-25 минут пешерәбез.

Тәмле булсын!

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев