Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең өчен, хатын-кызлар

Алмадан повидло

Алмаларны юып, кисәкләргә бүлеп савытка тутырабыз. Өстенә төбенә алма ябышып көймәслек өчен генә стакан ярым су салабыз.

Томалап пешерәбез, ара-тирә болгатабыз. Әгәр дә алма пешеп бетмичә ябышырга уйлый икән, әз генә тагын су салыгыз. Үзегез чамалагыз.

Алмалар изелеп пешкәч, тукмак белән төябез, блендердан чыгарып алабыз да, иләк аркылы сөзәбез. Бер авырлыгы юк, иләктән үткәргәндә тукмак белән төрткәләп төшерү җиңел. Шушы сөзелгән массаны үлчәп, 1 кг массага 1 кг шикәр комы салып, 40 минут чамасы кайнатабыз. 

Әгәр дә сезгә куе повидло кирәк түгел, ипигә ягып ашардай пюре гына кирәк икән, шикәрен киметеп, кайнату өлешен дә киметеп эшләгез. Кайнар килеш банкаларга тутырабыз.

Повидло ясауның тагын бер ысулы

Кирәк: 3 килограмм алма, 2 данә апельсин, 2 килограмм шикәр комы.
3 килограмм алманы дүрткә бүлеп, эчен алабыз, 2 данә апельсин белән иттаркычтан чыгарабыз. Шуңа 2 килограмм шикәр комы салып, кайнап чыкканнан соң 15 минут кайнатабыз да, стерильләштерелгән банкаларга тутырып куябыз.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев