Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең өчен, хатын-кызлар

Алмадан как ясыйк!

Хуҗабикәләр, бу киңәшне үз битегезгә күчереп алыгыз!

Алманы киптереп, кайнатма, пюре, компот ясап та була. Ә менә как ясарга һәркем батырчылык итми. Җиңел генә как ясау ысулын тәкъдим итәбез.

Алманың эчен чистартабыз. Кабыгын әрчемәскә дә мөмкин. Тазартылган алма якынча 1 килограмм булырга тиеш. Калын төпле кәстүлгә бушатабыз һәм төбенә аз гына (ярты стакан) су салып, талгын утка пешәргә куябыз. Алма йомшаргач, блендерда пюре булганчы изәбез. Пюрены болгатып торып, артык дымы парга очсын өчен тагын бераз сүрән утта тотып алабыз.

Пешерү кагазе (пекарская бумага) алабыз. Аның өстенә көнбагыш мае сөртәбез һәм измәне булдыра алганча тигез итеп, 7-8 миллиметрдан да калын итмичә кәгазьгә җәябез.

Пюре кибеп, кулга ябышмый башлаганчы духовкада иң талгын утта киптерәбез. Плитәдә температура 100 градустан да югары булмаска тиеш. Как кипкәч тулысынча суынганны көтәргә кирәк.

Ә хәзер иң әһәмиятлесе!
Суынган какны кагазеннән куптарыр өчен әйләндереп каплыйбыз һәм кәгазьне су белән юешлибез. 5 минутка калдырып торабыз һәм сак кына салдырабыз.
Как әзер!

Какны кәгазьгә төреп сакларга була, ул кышка кадәр бозылмый саклана. Чәй белән эчәргә дә, болай гына ашарга да иң шәп һәм файдалы ризык.

Кайберәүләр какка баллырак булсын өчен кайнатканда шикәр яисә бал өсти. Кайберәүләр дарчин, яки имбирь тамыры белән ясый.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев