Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең өчен, хатын-кызлар

Әгәр кайнатма куермаса...

Кайнатма әзерләгәндә һәр хуҗабикәнең үз сере бар.

Кайнатма әзерли торган савыт һәрвакыт чиста торырга тиеш, аны башка максатта кулланырга ярамый. Кайнатманы җиз яки бакыр таста кайнату яхшырак.

Крыжовниктан һәм сливадан кайнатма әзерләгәндә бу җимешләрне алдан тишкәләп чыгарга кирәк — ул чагында алар сиропны ныграк сеңдерә.

Кайнатмада җимешләр формасын сакласын дисәгез, аларны 3 сәгать кайнар сиропка салып тотыгыз.

Кара миләш кайнатмасы артык төче булмасын өчен аңа бераз алма яки кызыл карлыган суты кушып кайнатыгыз.

Әгәр кайнатма кайнатканда озак куермый икән, аз гына лимон суты кушып җибәрегез.

Кура җиләге кайнатмасы куе булсын дисәгез, шикәр комын икегә бүлеп салыгыз. Яртысын — кайната башлаганда, калган өлешен — кайнатып бетеп газны сүндергәч.

Шикәре эресен өчен кайнатманы яхшылап бутагыз, тик кайнатмагыз.

Гүзәл Шәфыйкова фотосы.

Чыганак:

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев