5 минутта әзер була торган кичке аш
Кичке аш табыш.
Кирәк:
Колбаса
2 йомырка
Сыр
Ләвәш
Сөт 100 гр
Колбаса, сыр, ләвәшне үзегезгә кирәк күләмдә аласыз. Колбасаны шакмаклап, ләвәшне озынча кичәкләргә турап, сырны угычтан чыгарасыз. Ике йомырга 100гр сөт салып барысын бергә болгатасыз. Әлеге массаны майланган табага салабыз. Тәбикмәк кебек ике яктан кыздырабыз. Өстәлгә куйганда каймак һәм кетчупны бутап соус белән бирсәгез була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев