Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Йокысызлыктан да, ОРВИдан да – бал!

Йокысызлык, неврастениядән. Бер калак балны бер стакан җылы суга салып төнгелеккә эчеп ятарга кирәк. Тынычландыра һәм яхшы йоклата.

 

Гипертониядән. Берәр калак бал, чөгендер һәм кишер суты, бер стакан керән суты (кыргычтан үткәрелгән керәнне 36 сәгать суда тоталар), бер лимон суты алып, барысын бергә кушарга һәм көненә ике тапкыр ашар алдыннан эчәргә киңәш ителә.

Ангина, стоматиттан. Бер калак балны бер стакан җылы суда болгатып, тамакны чайкатырга.

Бер калак бал белән бер калак ромашка чәчкәсенә 250 миллиметр кайнар су салып төнәтергә. Шуның белән авызны һәм тамакны чайкатырга.

ОРВИдан. Берәр калак бал, гөлҗимеш, карагат һәм кура җиләге алып, шуларга ике стакан кайнар су салып, 15 минут төнәтергә. Көненә өч тапкыр яртышар стакан эчәргә.

Бер калак юкә чәчкәсенә бер калак кура җиләге кушып, өстенә ике стакан кайнар су салырга һәм 5 минут кайнатырга. Бераз төнәткәннән соң, сөзеп ике калак бал салып бутарга. Көненә 3-4 тапкыр яртышар стакан эчәргә.

kiziltan.ru

Фото pixabay.com
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев