Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Йокы туймау онкологиягә китерергә мөмкин

Табиб-сомнолог, йокы медицинасы үзәге җитәкчесе Александр Калинкин йокы туймауның куркыныч нәтиҗәләре турында сөйләде.

Ул шулай ук йокы җитмәү онкологиягә китерергә мөмкин, дип билгеләп үтте.

Александр Калинкин Бөтенрусия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге үткәргән сораштыруга сылтама ясый һәм һәр бишенче россияленең йокысы туймый, дип белдерә. Ул аңлатканча, бу күп кенә симптомнарга китерергә мөмкин: концентрацияне һәм реакция тизлеген киметү, фикерләү процессларының начараюы һәм көндез йокы килү.

Йокы туймау автомобильдә йөрүчеләргә аеруча куркыныч.

“Әгәр глобальрәк сөйләсәк, организм өчен хроник йокы туймау - иммунитетны киметү һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларының, артериаль гипертензиянең үсеш куркынычын арттыра. Ә иммунитетны киметү аша онкология авыруларының үсеш куркынычын да арттыра. Шуңа күрә, кеше авырый икән, аңа күбрәк йокларга кирәк, диләр. Хәер, күбрәк йокларга түгел, ә дөрес йокларга, чөнки йокы иммунитетка җитди йогынты ясый. Йокысы тумаган кеше тизрәк авырый”, - ди табиб.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев