Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

ВИЧ инфекциясе берәүдән дә ерак йөрми

ВИЧ һәм СПИДтан үлүчеләрне Халыкара искә алу көне уңаеннан, 14 майдан 20 майга кадәр “Стоп ВИЧ/СПИД” Бөтенроссия акциясе уза.

-Районда 22 кеше ВИЧ инфекциясе йөртә. Бүгенге көндә ВИЧны ачыклауның иң киң таралган алымы - тест ярдәмендә тикшерү, - ди медицина профилактикасы буенча район үзәк больницасы врачы Зилә Минголова. - Күпчелек ВИЧ-инфекциялеләрдә әлеге авыруны йоктырганнан соң, өч ай узгач организмда антитәнчекләр барлыгын ачыкларга була. Шикләнгән очракта, тикшеренү өчен яшәү урыны буенча поликлиникага мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

–ВИЧ-инфекция кешедән кешегә өч юл белән күчәргә сәләтле:

-кан аша (наркотиклар кулланган вакытта уртак шприц белән файдалану, зарарланган инструментлар белән татуировкалар ясау, чит кешенең шәхси гигиена предметларын куллану);

-сакланмаган җенси мөнәсәбәтләр вакытында;

-инфекцияле анадан баласына авырлы вакытта, тудырганда һәм күкрәк сөте имезгәндә.

ВИЧ – ул кешедә авыру китереп чыгаруга сәбәпче булган иммунодефицит вирусы. Вирус организмга эләгү белән хроник инфекцион авыру тудыра. Бу берничә стадиядә озак дәвам итүче чир. ВИЧ (кешенең вирус иммунодефициты) инфекциясенең соңгы стадиясе – СПИД (синдром приобретенного иммунного дефицита - булдырылган иммунитет дефициты синдромы).

ВИЧ инфекциясе төрле кешедә төрлечә уза, ул хәтта бер организмда да күп мәртәбәләр үзгәрә. Кешенең иммун системасы бер вирустан көрәшү чарасы эшләп чыгарганчы икенчесе барлыкка килә. Организмга эләккән вирус лимфоцитар күзәнәкләргә үтеп кергәнче зарар тудырмый.

Әлеге чирне кайберәүләр авыруга да санамый, тик аннан сакланырга кирәк, бүгенге тормышта аны йоктырмас дигән халык төркеме юк диярлек.

фото с pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев