Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Вакцинация чирмешәнлеләргә пандемияне җиңәргә ярдәм итәчәк

17 майга районда 1702 кеше коронавируска каршы прививка ясаткан булса, 27 майга исә бу сан - 2230.

-Райондашларыбыз вакцинаны ясатып кына әлеге мәкерле чирне җиңәргә, үзебезне, гаиләләребезне һәм якыннарыбызны сакларга мөмкин икәнен яхшы аңлыйлар, - ди район үзәк больницасы баш табибы Лилия Мортазина. -Кызганыч, статистика тынычланырга иртәрәк булуы хакында сөйли. Быел районда СОVID йоктыруның - 13, ОРВИның - 223, үпкә ялкынсынуы авыруының 228 очрагы теркәлде. 47 кеше Әлмәт үзәк больницасына дәваланырга озатылды, шуларның 2се вафат булды. Безгә барлыгы 2315 комплект вакцина кайтты, ул тулысынча максатчан кулланылды. Вакцина барыбызга да җитәрлек, шуңа күрә райондашларыбзны прививка ясатырга чакырабыз.

Табиблар әлегә барлык эпидемиологик таләпләр үз көчендә кала дип искә төшерә. Димәк, битлекләр кияргә һәм гигиена таләпләрен үтәүне онытырга ярамый.

Вакцина ясату өчен район үзәк хастаханәсе регистратурасына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Телефон 8(84396) 2-52-54.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев